Россия ислам институты үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк

19 сентябрь 2023 ел 17:13
Россия ислам институты үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк

2023нче елның 27-30нчы сентябрендә Россия ислам институты Татарстан мөфтияте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Россия ислам институтының 25 еллыгына багышланган “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” дип исемләнгән халыкара симпозиум үткәрә.

Симпозиум кысаларында Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең форумы, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада, шулай ук “Мөселман басмалары теле буларак гарәп телен укыту методикасының актуаль мәсьәләләре” һәм “Медиатолерантлык – 2023” конференцияләре узачак.

Шунысы игътибарга лаек, быел беренче тапкыр ислам югары уку йортлары олимпиадасы халыкара форматта узачак. Россиянең ислам югары уку йортларыннан тыш, анда Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Әзербайҗанның югары мөселман дини белем бирү оешмалары студентлары катнашачак.

Быел Симпозиумда 500дән артык мөгаллим, мөселман мәгарифенең башлангыч, урта һәм югары баскычы җитәкчеләре, шулай ук халыкара ислам мәгариф үзәкләре вәкилләре, мөселман дин әһелләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Шәрәфле кунаклар арасында Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие; Алмаз Фәйзуллин – РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары; Әсгать Сәфәров – Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе; Рамзан Оздарбиев – “Мәгариф өлкәсендә милли аккредитация агентлыгы” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры (ФГБУ «Росаккредагентство»); Илсур Һадиуллин – ТР Мәгариф һәм фән министры һ.б. катнашуы көтелә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын 28нче сентябрьдә “Корстон-Казан” бинасында (Н.Ершов урамы, 1а йорт) узачак симпозиумның пленар утырышына чакырабыз. Башлану вакыты: сәг. 9:30.

Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү: +79274166010 (Таҗиев Илдар); e-mail: press-slujbariu@mail.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана