Нәзарәткә чит илдән шәехләр – Коръән белгечләре килеп китте

20 сентябрь 2023 ел 17:21
Нәзарәткә чит илдән шәехләр – Коръән белгечләре килеп китте

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 5 көнендә (20 сентябрьдә), Диния Нәзарәте резиденциясенә мәртәбәле кунаклар – чит илләрдән үзләренең Коръән өлкәсендәге фәнни эшчәнлекләре белән дан казанган мөселман галимнәре килеп китте. Алар арсында: дөньякүләм танылган шәех, Коръән фәннәре һәм Рәсм әл-Госмани белгече, доктор Ганим Каддури әл-Хамд (Ирак), профессор Әхмәд Шукри (Иордан Хашими Корольлеге), профессор Мөхәммәд әл-Ваәли (Бахрейн), профессор Мөхәммәд Али Аатафай (Марокко Корольлеге), танылган каллиграфлар Зәки Сәйф (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) һәм Али Ибраһим (Катар), Шри Ланка мөфтие Мөхәммәд Ризви һәм аның ярдәмчесе Мөхәммәд Фадыйль Габделкадир. Шәехләрне Татарстан Республикасының Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәт өйрәнү мәркәзе җитәкчесе Фәрид хәзрәт Сәлман озата килде. Аларны үзендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. 

Мөфти хәзрәт, кунакларны сәламләп, аларга Нәзарәт резиденциясенең һәм аның комплексына кергән Галиев мәчете һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең төзелү тарихы һәм алар белән бәйле бөек татар дин галиме Галимҗан хәзрәт Баруди турында сөйләде. Ул шулай ук Казанның башка тарихи мәчетләре һәм гомумән Татарстанда ислам инфраструктурасы хакында да бәян итте. Алга таба хәзрәт галимнәрне татар дини илаһиятенең бөек исемнәре һәм татар рухи мирасы белән таныштырды һәм аның кыйммәтле фәнни үрнәкләре Нәзарәт оештырган Darul-Kutub.com бушлай электрон китапханәсендә саклануына игътибар юнәлтте. Камил хәзрәт тагын Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү һәм бастыру өлкәсендә төп казанышларына, кулъязма Мүсхәф өстендә эш барышына, РИИда каллиграфия үзәге эшчәнлегенә, мөфтиятнең "Хозур" нәшриятына һәм Татарстанда ислам мәгарифенә дә тукталды. Очрашу истәлеге итеп, ул кунакларга "Хозур"да гарәп телендә бастырылган китаплар бүләк итте.

Шәехләр Мөфтигә җылы каршылавы өчен рәхмәт белдерделәр, Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм хәзрәт белән берничә фәнни-илаһият мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана