Россия ислам институты квалификация күтәрү курслары үткәрә

20 сентябрь 2023 ел 09:05
Россия ислам институты квалификация күтәрү курслары үткәрә

Россия ислам институты каршындагы дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләрне әзерләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында дин әһелләре һәм дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре өчен аларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән “Россия Ислам дин гыйлеменең мәгариф, мәгърифәт һәм яшьләрне тәрбияләү өчен актуаль идеяләре” программасы буенча курслар үткәрә.

2023нче елның 25-30нчы сентябрендә югарыда күрсәтелгән курслар кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләре катнашында “Дини радикализмны профилактикалау: теория һәм практика” (36 аудитор сәгать күләмендә) модуле узачак.

Дәресләр Казан шәһәре, Газовая урамы, 19нчы йорт адресы буенча офлайн формада, шулай ук ZOОM платформасы ярдәмендә дистанцион рәвештә узачак. Модуль тәмамлангач, тыңлаучыларга квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклык тапшырылачак.

Тулырак биредә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана