“Казан” халыкара аэропортында тагын бер намаз бүлмәсе ачылды

22 сентябрь 2023 ел 17:21
“Казан” халыкара аэропортында тагын бер намаз бүлмәсе ачылды

Бүген, изге җомга көнендә, Рабигыль-әүвәл аеның 7нче көнендә (22нче сентябрьдә), Г.Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортының 2нче терминалында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы булып узды. 

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, әлеге намаз уку бүлмәсен булдыруга үзеннән зур өлеш керткән Илнар Гыйрфанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, “Казан” халыкара аэропортының генераль директор урынбасары – техник үсеш һәм эксплуатацияләү буенча директор Ринат Гыйззәтуллин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һ.б. катнашты. Җитәкчеләр иң беренче чиратта намаз уку бүлмәсен карады, аңа булган ихтыяҗ һәм аннан файдалану турында фикер алыштылар, аннан соң монда беренче намаз укыдылар. 

Намаз уку бүлмәсе “Казан” халыкара аэропортының икенче терминалының икенче катында урнашкан. Намаз уку бүлмәсенең гомуми мәйданы – 40 кв.м һәм ул ике өлештән: 7-8 кеше сыйдырышлы ир-атлар һәм хатын-кызлар залыннан тора. Тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән, Коръән китаплары, намазлыклар бар.

Илнар Гыйрфанов ассызыклаганча, бүлмәнең дизайнын эшләү күп вакыт алган. Алар Россия шәһәрләрендә, шулай ук Дубайда, Истанбулда урнашкан аэропортларның гыйбадәт бүлмәләрен карап чыккан, барысының да уңайлыклары һәм өстенлекләре өйрәнелгән. Казанда аэпортта эшләнгән намаз уку бүлмәсе дизайны да уникаль, кабатланмас итеп, Татарстанның үзенчәлекләрен чагылдырып эшләнгән. Орнаментларда татар һәм гарәп стилистикасы берләшкән. 

“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, кыска вакыт аралыгында бу изге эшне башкарып чыктык. Идеяне республика җитәкчелеге, Казан аэропорты күтәреп алды, ярдәм итте. Мөселманнар киләчәктә дә изге гамәлләрдә ярышсын иде. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә яңа бүлмәләр ачарга ярдәм итсен!” – дип теләкләрен җиткерде Илнар Гыйрфанов.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге бүлмә ачылуга сәбәпче булган Илнар Гыйрфановка, “Казан” халыкара аэропорты җитәкчелегенә һәм башка фидакарь затларга рәхмәт белдерде.

Татарстан мөфтие үз чыгышында 2016нче елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яңгыраган “Хәләл лайф стайл” концепциясенең мәгънәсен, мәчет булдыруга өлеш кертүнең фазыйләтләрен искә төшерде, республикада яшәүче төрле дин вәкилләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә һәм мөмкинлекләр бирергә кирәк булуы хакында белдерде.

Хәзерге вакытта “Казан экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2 намаз уку бүлмәсе һәм “Казан” халыкара аэропортында 2 намаз уку бүлмәсе эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана