Бакир әл-Олум университеты мөгаллимнәре һәм студентлары Татарстан мөфтие белән очрашты

25 сентябрь 2023 ел 13:39
Бакир әл-Олум университеты мөгаллимнәре һәм студентлары Татарстан мөфтие белән очрашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 10нчы көнендә (25нче сентябрьдә), Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Иранның Бакир әл-Олум университетының халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Сейед Һади Саджеди җитәкчелегендәге делегация Галиев мәчете комплексында һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булды. Делегация составында — университет мөгаллимнәре, аспирантлары, студентлары. Очрашуда шулай ук Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин, Коръән хафизлар Идрис Киемов һәм Абдур-Рахман Саиф Асри катнашты.

Кунакларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм кыскача Нәзарәт эшчәнлеге һәм аның карамагында эшләүче оешмалар, төп проектлар, юнәлешләр, Россиядә ислам тарихы һ.б. турында сөйләде. Аерым игътибарны ул Коръән-хафизлар һәм ислам финанслары буенча белгечләр әзерләү, Нәзарәт тарафыннан алып барылган яшьләр сәясәте, нәшрият эшчәнлеге һ.б. өлкәләргә бирде. Ул шулай ук кунакларның дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләре, ислам мәгарифе, мәдрәсәләрдә укыту методикасы, хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны, дәгъвәт һ.б. турындагы сорауларына җаваплар бирде.

Делегация Россиядә сәфәре, очрашулары, хезмәттәшлек планнары белән уртаклаштылар, Бакир әл-Олум университеты һәм Россия ислам институты арасында багланышлар булдыру ниятләре хакында белдерделәр. 

Эшлекле очрашу алга таба Нәзарәте резиденциясе, аерым “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе буенча экскурсия рәвешендә дәвам итте. Биредә кунаклар уку йортында белем алу өчен тудырылган шартлар һәм мөмкинлекләрне карады һәм мөгалимнәр һәм шәкертләр белән аралашты. 

Очрашу истәлеге итеп Мөфти кунакларга Коръәннең репринт “Казан басмасы” һәм яңартылган “Казан басмасы” мүсхәфен бүләк итте. Иртәгә якыннан танышу өчен алар “Хозур” нәшрият йортын барып күрәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана