Казанда хәйрия хәләл ярминкәсе узачак

26 сентябрь 2023 ел 09:33
Казанда хәйрия хәләл ярминкәсе узачак

Бу атнаны шимбә көнне – 30нчы сентябрьдә – Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондында хатын-кызлар һәм балалар өчен Halal Market узачак.

Halal Market – Татарстанда хәләл товарларны төрле форматта күчмә сатуны оештыручы. Бу юлы хәләл ярминкәгә килүчеләрне табигый азык-төлекне татып карау, казылык, сыр, үлән чәйләре, шулай ук кием, яулык, бизәнү әйберләре, косметика, көнкүреш эко-химиясе, йорт урын-җир әйберләре көтә. Катнашучылар махсус акцияләр һәм ярминкәгә килүчеләргә ташламалар әзерләде. Моннан тыш, программада балалар һәм өлкәннәр өчен кәгазь лозадан әйберләр үрү, көнчыгыш биюләре, гүзәл затлар өчен күнегүләр һ.б. буенча мастер-класслар каралган. Кунаклар Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ турында лекцияләр тыңлый алачак. Ярминкәне оештыручылар “Минем мәчетем” рәсемнәр бәйгесендә катнашкан балаларга да бүләкләр әзерләде.

Halal Market үткәрүдән кергән акчаларның бер өлеше Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына социаль проектларны тормышка ашыру өчен тапшырылачак.

Хәләл ярминкә көндезге сәгать 11.00-дә башлана. Адрес: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 89нчы йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 8917 236 07 46 (Гүзәл Габдрәфикова).

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана