Шәһре Болгарда Мәүлид ән-Нәби узачак

26 сентябрь 2023 ел 11:58
Шәһре Болгарда Мәүлид ән-Нәби узачак

Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (27нче сентябрьдә), Шәһре Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы үткәреләчәк. Әлеге тантанага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрне “Ак мәчеткә” җыячак. Бирегә Болгар ислам академиясе остазлары һәм шәкертләре, имам-мөхтәсибләр, имамнар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, танылган дин әһелләре, Спас районы мөселманнары киләчәк.

Мәүлид ән-Нәби кичәсе көндезге сәгать унбердә Коръән уку белән башланып китәчәк. Аннары катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итәчәк.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов тарафыннан мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару торачак. Моннан тыш, мәҗлеснең яңалыгы булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр торачак.

Кичә ахырында ил-көнгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт сорап дога кылыначак.

Быел 15нче сентябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл, ягъни Мәүлид ае башланды. Бу уңайдан ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана