Казанда “Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» китабы тәкъдим ителде

26 сентябрь 2023 ел 18:20
Казанда “Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» китабы тәкъдим ителде

Бүген, Рабыгыль-әүвәл аеның 11нче көнендә (26нчы сентябрьдә) Татарстан Милли китапханәсендә яңа милли геройга багышланган “Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы” дип исемләнгән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе булып узды.

“Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы” – Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең Туган Батыр турындагы икенче китабы. Әлеге китапта төп герой кылыч эзләп, чит жирләрдә маҗаралар һәм авыр сынаулар аша үтә. Бу сәфәрендә аңа мәрхәмәтле йөрәге ярдәм итә.

Кичәдә язучы Зөлфәт Хәким, проектка нигез салучы Радик Абдрахманов, үзенең киңәш-тәкъдимнәре белән бүлешүче мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, проектның IT-технологияләр авторы Илдар Низамиев белән очрашу узды.

Шулай ук кунаклар игътибарына «Туган батыр» биюе һәм проектның гимны тәкъдим ителде. Моннан тыш, «Туган Батыр» күпсерияле анимацион фильмы тизерының презентациясе дә булды, ул 2024нче елда федераль телеканалларда күрсәтелер дип көтелә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, очрашуда катнашучыларны сәламләп, якынлашып килүче Мәүлид кичәсе һәм әлеге айның фазыйләтләре турында искә төшерде. Аннары ул “Туган батыр” идеясенең барлыкка килүенә, милли геройларга ихтыяҗ зур булуга, татар батыры образында күзалланган сыйфатларга тукталды. “Әлеге китаплар балаларга тәрбия бирүдә катнаша. Балаларның да үз геройлары булырга тиеш дип саныйм. Әлеге китаптагы Батыр да ир-атның көчле булырга тиешлеген сурәтли. “Туган Батыр”ның символы – сигез кырлы йолдыз, аның мәгънәсе бик киң: Җәннәттә сигез ишек бар; чын ир-ат ия булырга тиешле сигез сыйфат бар. Коръәндә дә чын ир-атның нинди булырга тиешлеге турында әйтелә. Безнең үсеп килүче буында күркәм сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш,” – дип аңлатып үтте Мөфти хәзрәт. Ул балалар гадел, намуслы, дөрес, кыю, көчсезләрне яклаучы булып үссен өчен, аларга үрнәк кирәк, дип игътибар юнәлтте.

Радик Абдрахманов проектның үсеше, үзенә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүе турында сөйләде, соңгы бер елда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады. Әйтергә кирәк, проект халыкара форматта алып барыла, икенче китап төрле телләргә (рус, гарәп, инглиз, казах, төрек, кытай) тәрҗемә ителә, форумнарда презентациясе үткәрелә. “Без анимацион сериал өстендә зур эш башлап җибәрдек. Моңа илебездәге яхшы мультипликаторлар алынды. Иң мөһиме – безнең проект аша балаларыбызның традицион кыйммәтләрне танып белүләре. Бу – өлкәннәргә, ата-анага хөрмәт, ватанны сөю, гаиләгә мәхәббәт һ.б. Без шулай ук балалар фестивальләре, “Туган Батыр” призына спорт чаралары үткәрәбез. Балалар арасында комьюнити төзибез, өченче әкият-повесть өстендә эш алабыз”, – дип планнары белән уртаклашты.

“Туган Батыр” – халыкара дәрәҗәгә чыккан һәм басма матбугат, анимацион сериал, спорт турнирлары, күңел ачу паркы кебек күп кенә проектлар һәм юнәлешләрне берләштерә торган бренд. 6 телдә 10 меңнән артык китап нәшер ителгән. Проектның максаты – балалар һәм яшьләрне тарихка һәм мәдәнияткә, рухи кыйммәтләргә һәм милли гореф-гадәтләргә җәлеп итү, шулай ук халыклар арасындагы дуслыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана