Мөфти – Мәүлид кичәсендә: “Рәхмәтләр арасында иң зурысы – Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүе”

26 сентябрь 2023 ел 20:01
Мөфти – Мәүлид кичәсендә: “Рәхмәтләр арасында иң зурысы – Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүе”

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көне кергәч, ахшам намазыннан соң Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби үткәрелде. Әлеге чарага Татарстан имам-мөхтәсибләре, Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре, мөгаллимнәр, мәхәллә халкы җыелды.

Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләп узды. Ул үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеге турында билгеләп үтте. “Мәүлидкә җыелып, мөселманнар үзләренең шатлыкларын белдерәләр, Пәйгамбәргә ﷺ салават әйтәләр һәм сәламнәрен җиткерәләр, чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиеш булабыз. Ә рәхмәтләр арасында иң олысы, иң зурысы – ул да булса Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүе. “Әнбия” сүрәсендә: “Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек” диелә. Пәйгамбәребез ﷺ туганына шатланганы өчен, хәтта аның дошманы Әбү Ләхәбнең газабы дүшәмбе саен җиңеләя икән. Без Пәйгамбәребезне ﷺ яратып, аның сөннәте буенча яшәсәк, әҗер-савабыбыз күбрәк булыр, иншәАллаһ”, – дип искә алды мөфти хәзрәт.

Мәүлидкә кем сөенмәгән? Хәдисләрдән хәтерләсәгез, Иблис өч тапкыр бик каты кычкырган: җәннәттән куылгач, мәлгунь булганга күрә һәм Пәйгамбәребез ﷺ дөньяга килгәч. Ягъни Мәүлидтән җир шарында иң беренче Иблис һәм аның иярченнәре рәхмәтсез булган.

Кемдер әйтә: Пәйгамбәребез ﷺ Мәүлидне үткәрмәгән, әмма ул дүшәмбе саен гыйбадәт белән туган көнен билгеләгән һәм безгә дә кушкан. Ул бит сөннәт.

Аннары ул шундый хәдис тә китерде (аны Имам Әхмәд “Мөснәде”ндә, 16835, һәм Нәсәи “Сүнән”ендә, 5426 китерәләр):

Әбү Сәгыйть әл-Худрийдан җиткерелә: бер көнне Пәйгамбәребез, аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәламе булсын, түгәрәк булып утыручы сәхәбәләр янына чыгып, сорады:

– Ни сәбәпле монда утырасыз?

Алар җавап итеп:

– Аллаһы Тәгаләне зекер итү, һәм Ул безне Ислам диненә һидәят иткәне һәм безгә сине биргәне өчен мактауга дип җыелдык.

– Башка нәрсә өчен җыелмадыгыз икәнлегенә Аллаһы Тәгалә белән ант итәсез ме?

Сәхәбәләр:

– Аллаһы Тәгалә белән ант итәбез, башка нәрсә өчен җыелмадык.

– Мин сездән шикләнгәнем өчен моны сорамадым, әмма миңа Җәбраил галәйһи-с-сәләм килде, һәм ул әйтте: Аллаһы Тәгалә сезнең белән фәрештәләре алдында горурлана.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару торды. Аны танылган артистлар Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов һәм Рәнис Габбасов яңгыратты. Аларга төрле елларда “Рухи моң” вәгазьләр бәйгесендә җиңү яулаучылар – Кәрим Габделлатыйпов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Галиев кушылды. 

Моннан тыш, мәҗлеснең яңалыгы булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады. 

Мәүлид тәмамланганнан соң, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды. Аннары бүгенге чарага килгән хәзрәтләргә “Хозур” нәшриятында дөнья күргән яңа китаплар тапшырылды, чәй мәҗлесе узды. 

Иртәгә, 27нче сентябрьдә исә Мәүлид ән-Нәби Шәһре Болгарда узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Сурәт - 59
Сурәт - 60
Сурәт - 61
Сурәт - 62
Сурәт - 63
Сурәт - 64
Сурәт - 65
Сурәт - 66
Сурәт - 67
Сурәт - 68
Сурәт - 69
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана