Болгарда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында Мәүлид ән-Нәби үтте

27 сентябрь 2023 ел 15:13
Болгарда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында Мәүлид ән-Нәби үтте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (27нче сентябрьдә), Шәһре Болгарның "Ак мәчетендә" Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби үтте. Бирегә Болгар ислам академиясе остазлары һәм шәкертләре, имам-мөхтәсибләр, имамнар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, танылган дин әһелләре, Спас районы мөселманнары килде. Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов һ.б. бар иде.

Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләп узды. Ул үзенең чыгышында Мәүлидне үткәрүнең мөһимлеген билгеләп, татар дин галиме Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабыннан өзек китерде. Биредә Кәүсәр чишмәсеннән су эчәчәк, беркайчан сусау тоймаячак биш төркем кеше китерелә: беренчесе – Сөннәткә иярүчеләр, икенсесе – Мәүлид бәйрәмен үткәрүчеләр, өченчесе – мөдәррисләр, хаҗилар һәм газилар (сугышта катнашучылар), дүртенчесе – ятимнәргә өлеш чыгаручылар; бишенчесе – шәкертләргә һәм мосафирларга куну өчен урын бирүчеләр.
– Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиеш булабыз. Ә рәхмәтләр арасында иң олысы, иң зурысы – ул да булса Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүе.
Безнең Сөннәтебездә гакыйка дигән гамәл бар, ул дөньяга килү хөрмәтенә күршеләребезне, туганнарыбызны чакырып, шатлыгыбызны уртаклашырга тырышу дигән сүз. Гади генә бала туганга шатлангач, сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүенә шатланмасак дөрес булмас. Пәйгамбәребез ﷺ үзенең туган көнен ассызыклап дүшәмбе саен ураза тота торган булган, – диде Камил хәзрәт.

Мәүлидкә кем сөенмәгән дип сорау куеп, мөфти Иблиснең җәннәттән куылгач, мәлгунь булганга һәм Пәйгамбәребез ﷺ дөньяга килгәч бик каты кычкыруын искәртте. Мәүлид бәйрәменә иң беренче кем рәхмәтсез булды? Иблис һәм аның иярченнәре”, – дип ассызыклады мөфти.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен уку торды. Аны Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов башкарды. Хор төркемендә Динар Шәймәрданов, Илшат Вәлиев, Рамил Гыйләҗетдинов, Кәрим Галиев, Марсель Мәхмүтов тә бар иде.
 Моннан тыш, мәҗлеснең яңалыгы булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады.

Мәүлид тәмамланганнан соң, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазы укылды. Аннары кунаклар арт-симпозиум һәм Мәүлид уңаеннан оештырылган концерт карады.

Минтимер Шәймиев Мәүлид бәйрәменең зур тарихи җирлектә – Шәһре Болгарда үтүен билгеләп, биредә торгызу эшләре алып бару, тарихи, мәдәни, дини ядкәрләрне саклау буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Ул Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады, балаларның матур итеп салават әйтүенә соклануын белдерде: “Шулчаклы матур итеп салаватлар әйтте балалар. Бик яхшы итеп өйрәткәнсез. Бу җанга бал да май булып ята. Куйган хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Балалар һәр кешенең күңеленә үтәрлек итеп салаватларны җиткерде. Шатланып утырдым. Болгар ислам академиясендә шәкертләр белән очраштык. Шәймиевләр династиясеннән алтмыш томлык дәреслекләр, гарәпчә язылган китаплар бүләк иттек”, – дип билгеләп үтте. Ул шулай ук академия территориясен үстерү буенча фикерләрен җиткерде.

Быел 15нче сентябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. Татарстан мөселманнары өчен мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.

Татарстан мәчетләрендә Мәүлид үткәрү дәвам итә. 28нче сентябрьдә кичке алтыда (18.00) Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә Мәүлид кичәсе көтелә, мәчеткә килүчеләр вәгазь, Коръән сүрәләре, нәшидләр ишетә алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана