Казанда “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” халыкара симпозиумы башланды

27 сентябрь 2023 ел 16:43
Казанда “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” халыкара симпозиумы башланды 

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (27 сентябрьдә), Казанда “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” халыкара симпозиумы үз эшен башлады. Әлеге форумны 27-30 сентябрь көннәрендә Россия ислам институты Татарстан мөфтияте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Россия ислам институтының 25 еллыгына багышлап үткәрә. 

Быел Симпозиумда 500дән артык мөгаллим, мөселман мәгарифенең башлангыч, урта һәм югары баскычы җитәкчеләре, шулай ук халыкара ислам мәгариф үзәкләре вәкилләре, мөселман дин әһелләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнаша.

Бүген исә Симпозиум кысаларында “Корстон-Казан” бинасында мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы үз эшен Коръән уку һәм дога кылу белән башлады. Уку-укыту өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен бөтен республикадан мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре җыелды. Пленар утырышта аларга Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиятенең Аттестация һәм ревизия комиссияләре рәисе, Казанның баш мөхтәсибе  Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин эшчәнлекләрен алып бару өчен киңәшләрен бирде һәм юнәлеш күрсәтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков һәм Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин, сәламләп, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. 

Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, форумда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп һәм Мәүлид уңаеннан аның тәбрикләвен җиткереп, үзенең нәсыйхәтләрен бирде. “Ерак булган авыл почмакларында яшәсәк тә, районнарда, шәһәрләрдә булсак та, өстебездә зур мәстүрият ята. Чөнки без иң әүвәле халыкны әлифне таяктан аерырга өйрәтәбез. Һәм иң беренче тәүдә җирлектәге остазлар һәм мөгаллим-мөгаллимәләр, хәзрәтләр, абыстайлар тиешле вакытта иң әүвәлге орлыкны сала һәм бу нәрсә шытып чыга”, - дип, Равил хәзрәт остазларның һәм яшьтән алган белемнең кыйммәтен һәм аның тормышка карашны булдыруда әһәмиятле урын тотуын билгеләп үтте. Мөгаллимнәргә рәхмәт белдереп, аларның хезмәтләре бәяләп бетергесез булуын ассызыклады. “Расулебез ﷺ һәм башка пәйгамбәрләр дә үзләреннән соң калдырган мираслары алтын да көмеш булмады. Әмма ләкин гыйлем булды”, - дип, Равил хәзрәт Аллаһ китабы булган Коръәнне өйрәтүдә җирлектәге имам-мөхтәсибләр белән киңәшләшеп эшләргә – халыкка хәерле тәрбия бирергә чакырды. 

Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгышын Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләүдән башлап җибәрде. Ул зур күләмдәге шушындый җыелышлар уздыруны һәм һәркемнең баласына белем алырга барлык мөмкинлекләр булуын зур нигъмәткә тиңләп, аның кадерен белергә киңәш итте. Шул хакта фикерләп, ул мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумын “Шөкер бәйрәме” дип атады һәм, тәрбия мәсьәләләренә зур игътибар биреп, балаларга белем алуның кирәклеген аңлатырга, аякта нык басып тору өчен, дөньяви белемне дә, дини белемне дә үзләштерергә чакырды.

Баш казый шулай ук алган гыйлемнең гаиләбездә, үз-үзебезне тотышыбызда, сөйләмебездә чагылыш табарга тиешлеген әйтте. Остазының моңа нисбәтле “Үзең, гаиләң Шәригать буенча яшә, әмма христиан күршең белән дә, дәһри күршең белән дә, хөкүмәт белән дә конфликтка кермә – менә гыйлем шунда” дигән сүзләрен искә төшерде. Җәлил хәзрәт шул ук вакытта дини гыйлемле булу өстенә фәннән дә, әдәбияттан мәгълүматлы булырга чакырды. Ул шулай ук мөгаллимнәргә мәчет каршындагы рухи-сәламәтләндерү курсларын оештыру буенча киңәшләрен җиткерде, Татарстан мөфтиятенең зур казанышы булган «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә»гә таянып эшләргә чакырды. 

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Исламдагы теория һәм практика бөтенлегенә басым ясап, әле бу өлкәдә эшлисе эшләр җитәрлек булуын билгеләп үтте. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәрне имам-хатыйбларның “уң кулы” һәм диндәге теорияне гамәли рельсларга бастыруда зур хезмәт куючылар дип ассызыклады. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков туган телне саклап калуда диннең роле зур булуын билгеләп үтте. 
 
Форум барышында Россия ислам институтының 25 еллык эшчәнлегенә багышланган документаль фильм күрсәтелде һәм дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләре рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнде. 

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы иртәгә дә үз эшен дәвам итәчәк – тәҗрибә уртаклашу өчен урта һәм югары дини белем бирү оешмалары хезәмәткәрләре җыелачак. 

Халыкара Симпозиум кысаларында шулай ук ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада, шулай ук “Мөселман басмалары теле буларак гарәп телен укыту методикасының актуаль мәсьәләләре” һәм “Медиатолерантлык – 2023” конференцияләре уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана