Мөфти – архитекторларга: “Җәмигъ мәчеттә иң мөһиме – мөселманнар өчен уңайлык һәм татар үзенчәлеге чагылышы”

29 сентябрь 2023 ел 15:29
Мөфти – архитекторларга: “Җәмигъ мәчеттә иң мөһиме – мөселманнар өчен уңайлык һәм татар үзенчәлеге чагылышы”

Бүген Казанда “Диалоглар” архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе кысаларында “Заманча гыйбадәт йортларын проектлауга якын килү” дип исемләнгән пленар дискуссия узды. Очрашуны оештыручылар – “Шәһәрне үстерү институты” учреждениесе, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе. Пленар утырыш эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәре баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казан епархиясе музее директоры иеромонах Аркадий (Логинов), “Цимайло Ляшенко һәм Партнерлар” архитектура бюросына нигез салучы Николай Ляшенко һ.б. катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин спикер буларак чыгыш ясады. Беренче чиратта ул Татарстан Республикасы Россиянең күпмилләтле төбәкләре санына гына керми, ә иҗтимагый тотрыклылыкны тәэмин итүдә динара диалогны уңышлы тормышка ашыру үрнәге булып та тора дип ассызыклады. «Милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык – республиканың иң зур дәрәҗәсе һәм иң мөһим казанышы», — диде ул һәм Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше темасына кагылып узды. Ул мәчет проектына карата үзенең тәкъдимнәрен җиткерде: 

- Тәресез чиркәүләр була алмаган кебек, мәчет манарасы да ярымайсыз була алмый. Бу очракта бу бина (ред. иск. – ТР Милли китапханәсе) мәчеттән ни белән аерылып тора соң? Ул да кубка ошаган бит, ә бераз читтәрәк – манара тора.

Камил хәзрәт татар мәчете күренеше мәсьәләсен күтәрде һәм аның фикер алышу өчен ачык булып калуына игътибар итте, чөнки асыл татар мәчетләре чынлыкта икәү генә калган: Болгарда хан мәчете һәм Биләрдә тарихи мәчетнең нигезләре, ә 18-19 йөзләрдә салынган мәчетләр мөселман булмаган архитекторлар тарафыннан төзелгән. Шул ук вакытта Мөфти Җәмигъ мәчетен проектлаганда да татар мәдәнияте үзенчәлекләрен исәпкә алырга чакырды: 

- Казанда иске мәчетләр шул вакыттагы мөселманнарның ихтыяҗларыннан һәм теләкләреннән, шулай ук безнең җирлекнең климат үзенчәлекләреннән чыгып салынганнар. Мәсәлән, аларда фарыз залы, сөннәт залы булган, бу ике зал берьюлы, экономия күзлегеннән чыгып, бары җомга көннәрендә генә җылытылган. Димәк, исәпкә алырга кирәк булган ихтыяҗлар бар һәм алар төрле вакытта үзгәрергә мөмкин. Бүген, әйтик, татар мәчете нинди булырга тиеш дигән сорау тора. Анда, һичшиксез, Казан кунакларына татар мәчетенең нинди булырга тиешлеген күрсәткән һәм аны башка бернинди бина – мәдәният үзәге, китапханә белән бутамаслык булган милли орнаментлар һәм архитектура үзенчәлекләре урын алырга тиеш. Бу бина нәкъ менә дини корылма булып балкып торырга тиеш. Димәк, кунаклар ниндидер билгеләр буенча бинаның мәчет булуын танып алырга тиеш.

Камил хәзрәт манараның да үз максатлары барлыгын искә алды: «Беренче чиратта ул – маяк түгел, ә азан әйтү өчен. Ул, әлбәттә, башка функцияләрне дә үти ала, әмма беренче чиратта мәчет манарасы булып калырга тиеш».

- Әйе, манара һәм мәчет куб формасында да булырга мөмкиндер, — диде Мөфти. — Ләкин бу очракта бинаны эксплуатацияләү үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Мин, дин эшлеклесе буларак, мәчетнең матурлыгы һәм аның туристларны җәлеп итүчәнлеге мәчет өчен икенчел дип саныйм, ә төп өстенлек функциональлеккә, дин кардәшләргә гыйбадәтләрне үтәү (намаз уку, тәһарәт алу, машина кую, бинаны тоту) уңайлы булуга бирелергә тиеш. Моннан тыш, Җәмигъ мәчете яныннан су транспортында үткәндә яки самолетта очып барганда, кешеләр мәчетне танып алырга тиеш. Казан мәчетен!

Алга таба Камил хәзрәт катнашучыларны милли мәдәни үзенчәлекләрне глобализациядән сакларга чакырды: «Әгәр дә без бер-беребезгә охшаш булсак, без бер-беребезгә кызык булмаячакбыз. Телләребез, мәдәниятебез, киемнәребез, гореф-гадәтләребез төрле булганда, безгә илләр буйлап йөрү һәм өйрәнү кызыклы. Шуңа күрә Казанның Җәмигъ мәчете татар үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш».

Шул ук вакытта бер проектта һәркемнең фикерен-тәкъдимен тупларга мөмкин түгеллеген дә Камил хәзрәт ассызыклады һәм бу уңайдан үз фикерен белдерде: «Әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә, бу Җәмигъ мәчете соңгысы булмас. Башка идеяләр дә тормышка ашырылыр.Тарихтан без Казанда беренче Җәмигъ мәчете – Мәрҗани мәчете икәнен беләбез. Ул тулгач, икенче Җәмигъ мәчете – Апанай мәчете салына. Аннары өченче Җәмигъ мәчет – Борнай мәчете барлыкка килә. Дүртенчесе – “Зәнгәр мәчет”, бишенчесе – Галиев мәчете һ.б. Җәмигъ мәчете төзелүе киләчәктә тагын бер башка Җәмигъ мәчете барлыкка килмәячәк дигәнне аңлатмый бит.» 

- Кемдер: “Әйдәгез, киләчәккә карыйк”, – ди. Кемдер аны тарихи яктан тормышка ашыруны тели. Төрле алымнар бар бит. Мәсәлән, “Кол Шәриф” мәчете безнең үткәнебезне гәүдәләндерә. Бу хакта озак бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин иң мөһиме – мөселманнарның теләге. Ә бу исә: беренчесе – безгә уңайлы булсын, зур парковка, инфраструктура, функциональлек; икенчесе – татар үзенчәлегенең чагылышы! Без аны танып белергә, ул мәчет булырга һәм аны татар символлары бизәргә тиеш. Бу бик мөһим. Югыйсә бу объект башка биналардан аерылып тормаячак, — дип нәтиҗә ясады Мөфти.

Дискуссиянең пленар өлешеннән соң Казанның Җәмигъ мәчете проекты презентациясе узды. Әмма аны үткәрү вакыты җомга намазы белән туры килү сәбәпле, дискуссиядә мөселманнар исеменнән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов кына чыгыш ясады. Ул Мароккодагы Җәмигъ мәчетен мисал итеп китерде – ул су өстендә төзелгән һәм үзенең архитектур матурлыгы белән сокландыра. Айрат хәзрәт шулай ук төзүчеләрне мөселманнарның фикерен исәпкә алырга һәм киләчәк буыннар өчен чын татар мәчете төзергә чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана