Россия ислам институты «Без - татарлар!» курсларына чакыра

02 октябрь 2023 ел 11:23
Россия ислам институты «Без - татарлар!» курсларына чакыра

Россия ислам институты «Без - татарлар!» курсларына чакыра. «Без - татарлар» курслары ислам буенча белем алу, татар телен үзләштерү һәм үстерү, Коръән укырга өйрәнү, татар тарихы белән танышу һәм тагын да яхшырак белү өчен зур мөмкинлек булып тора. Өч ай дәвам итәчәк кыска вакытлы курслар түләүсез оештырыла.

Курслар барышында татар телен - башлангыч дәрәҗәдә, Ислам нигезләрен, татар тарихын һәм гарәп телен өйрәнү өчен шартлар тудырыла. Шулай ук теләүчеләр Коръәнне укырга да өйрәнә алачак.

Дәресләрне тәҗрибәле укытучылар үткәрә. Дәресләр атнага өч мәртәбә (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга) кичен (18:00-21:00 сәгатьләрдә) уза. Курсларга язылу өчен 2 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча Россия ислам институтына 319 кабинетка (актлар залына) килергә кирәк.

Барлык сораулар буенча +7 927 422-17-51 телефоны аша Ибраһим хәзрәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана