Әлмәт мөхтәсибәтендә “Ислам. Беренче адымнар” курслары башланды

02 октябрь 2023 ел 11:35
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Ислам. Беренче адымнар” курслары башланды

Татарстан мөфтияте тарафыннан үткәрелүче “Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан районнарына һәм Россиянең берничә төбәгенә таралды.

Рабигыль-әүвәл аеның 16нчы көнендә (1нче октябрьдә), Әлмәт шәһәре Үзәк мәчетенең вакытлыча бинасында “Ислам. Беренче адымнар” курслары ачылды һәм беренче дәрес узды. Ислам дине нигезләре буенча белем алырга 60ка якын кеше килде. Дәресләр ике төркемдә алып барыла: Әлмәт шәһәре мәчетләре имамнары – ир-атларга, абыстайлар хатын-кызга белем бирә. Укулар атна саен якшәмбе көнне сәг. 09.00-дән 12.00-гә кадәр үткәрелә. Ул 22нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Адрес: Әлмәт шәһәре, Шаһабетдин Мәрҗани урамы, 82нче йорт. Шулай итеп, укучылар ислам диненең биш нигезе белән таныша, тәһарәт алырга, намаз укырга, ураза һәм хаҗ тәртипләрен өйрәнә. Укучылар Нәзарәт тарафыннан басылып чыккан китаплар, методик материаллар буенча белем ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Ислам. Беренче адымнар” курслары Әлмәт мөхтәсибәтендә Рамазанга кадәр дә уздырылган иде – дәресләрне 50гә якын кеше тәмамлады.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәрендә Ислам дине нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” проекты 14нче октябрьдә башлана. Бүгенге көндә 200 кеше язылды. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр –  түләүсез. Курсларга язылу дәвам итә.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана