Татарстан мөфтие РИИның 25 еллыгы хөрмәтенә институт хезмәткәрләрен һәм укытучыларын бүләкләде

02 октябрь 2023 ел 14:48
Татарстан мөфтие РИИның 25 еллыгы хөрмәтенә институт хезмәткәрләрен һәм укытучыларын бүләкләде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 17 нче көнендә (2 октябрь), Россия ислам институтында әлеге югары уку йорты оешуга 25 ел тулуга багышланган чаралар узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РИИ хезмәткәрләрен һәм укытучыларын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30-еллыгы медале, мөфтиятнең Рәхмәт хатлары һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына юбилей медале белән бүләкләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИИ коллективын 25 еллык юбилее белән котлап, үз үгет-нәсихәтләрен бирде һәм остазларга рәхмәтле булырга чакырды. РИИ һәм КИУ хезмәткәрләре һәм укытучылары шулай ук Россия ислам институтының рәхмәт хатлары, шулай ук берничә иҗтимагый оешмадан медальләр белән бүләкләнде.

Билгеле булганча, узган атна Россия ислам институтына 25 ел тулу чаралары белән тарихка кереп калды. 27-30нчы сентябрьдә Россия ислам институты Татарстан мөфтияте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” дип исемләнгән халыкара симпозиум үткәрде. Симпозиум кысаларында Мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада, шулай ук “Мөселман басмалары теле буларак гарәп телен укыту методикасының актуаль мәсьәләләре” һәм “Медиатолерантлык – 2023” конференцияләре узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана