“Миргазиян” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби үткәрелә

05 октябрь 2023 ел 13:38
“Миргазиян” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби үткәрелә

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 20нче көнендә (5нче октябрьдә), Казанның “Миргазиян” мәчетендә ястү намазыннан соң ир-атлар өчен Мәүлид кичәсе узачак. Программада – Коръән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ турында вәгазь, касыйдәләр, шигырьләр уку. Катнашучылар игътибарына танылган башкаручы Динар Шәймәрданов татар телендә мөнәҗәтләр җиткерәчәк. Мәүлид кичәсенә танылган хәзрәтләр, мәчеттә белем алган шәкертләр, мәхәллә халкы, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Соңыннан – аш мәҗлесе һәм китаплар бүләк итү.

Рабигыль-әүвәл ае дәвамында “Миргазиян” мәчетендә аксакаллар, хатын-кызлар, балалар өчен махсус Мәүлид кичәләре үткәрелде. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ багышланган буклет чыгарылды, викторинада катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана