Татарстан Мөфтие Үзбәкстан Республикасы Президентына яңартылган “Казан басмасы”н бүләк итте

05 октябрь 2023 ел 17:57
Татарстан Мөфтие Үзбәкстан Республикасы Президентына яңартылган “Казан басмасы”н бүләк итте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 20 нче көнендә (5 октябрь), Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде. Эш сәфәре Россия Федерациясенә рәсми сәфәр кысаларында уза.

Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстанда вакытта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының тарихи объектларында булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә Шәүкәт Мирзиёев Кол-Шәриф мәчетен карады һәм әлеге объектның барлыкка килү тарихы белән танышты. Мәчет янында кунакны Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Ул кунакка Коръәннең яңартылган “Казан басмасы”н бүләк итте.

Фотографияләр – ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана