Нәзарәттә РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарә вәкиле булып китте

06 октябрь 2023 ел 13:51
Нәзарәттә РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарә вәкиле булып китте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 21нче көнендә (6нчы октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча департаменты киңәшчесе Абдул-Хәким Султыговны кабул итте. Очрашуда шулай ук Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Болгар ислам академиясенең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов катнашты.

Абдул-Хәким Султыгов берничә көн эчендә Буа мәдрәсәсендә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә булырга өлгерде, мөселман уку йортларының эшчәнлеге белән танышты. Мисал өчен, Буада ул шәкертләр белән әңгәмә үткәрде, мәдрәсә биналарының яңа комплексын, тәхфиз үзәген карады.

Очрашу барышында мөселман мәгарифен үстерү, дини кадрлар әзерләү, Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләре каралды. Абдул-Хәким Султыгов мөселман мәдрәсәләренә сәфәрләреннән тәэсирләре белән уртаклашты. Мөхтәрәм кунак шулай ук Галиев мәчетендә җомга намазында катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана