Мөфти Татарстанның ислам уку йортлары мөгаллимнәренә “Мөхәммәдия”нең юбилей медален тапшырды

09 октябрь 2023 ел 13:08
Мөфти Татарстанның ислам уку йортлары мөгаллимнәренә “Мөхәммәдия”нең юбилей медален тапшырды

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 24 нче көнендә (9 октябрьдә), Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Татарстан мөфтие, әлеге уку йорты директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың ислам уку йортлары мөгаллимнәренә мәдрәсәнең 140 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды. Аерым алганда, медальләрне Мөфти кулыннан бу мәдрәсәне төрле елларда тәмамлап, хәзерге вакытта “Мөхәммәдия”нең үзендә, Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге, Мамадыш, Әлмәт, Кукмара, Буа, Урыссу мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимнәр алды.

Мөфти хәзрәтләре, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, Пәйгамбәребезнең ﷺ “Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Аллаһка да рәхмәтле була алмас дигән хәдисен китереп, мөгаллимнәрнең хезмәтен югары бәяләде.

Коръән уку һәм дога кылу белән башланып, җылы рухта узган очрашуда Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры урынбасары Аяз Мингалиев шәкерт чакларындагы хатирәләре белән уртаклашты. Алар, “Мөхәммәдия”дә алган белемнең нигезле булуын билгеләп үтеп, хәзерге вакытта биредә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтте.

Мәдрәсәнең беренче директоры Вәлиулла хәзрәт Якуповтан соң озак еллар җитәкче вазифасында булган Наил хәзрәт Яруллин, чыгыш ясап, мәдрәсәдә заманча шартлар тудырган өчен, Мөфтигә һәм мөфтияткә рәхмәт белдерде. Ул: “Мәдрәсә – ул укытучылар. Сез барыгыз да – укытучылар. Аллаһ Тәгалә эшегезне дәвамлы итсен”, - дип, мөгаллимлек хезмәтенең зур, мөһим вазифа икәнлеген ассызыклап үтте һәм тантанага килгән укытучыларга рәхмәт әйтте. Вәлиулла хәзрәтнең үз вакытында мәдрәсәгә бик күп әзерлекле укытучылар җәлеп итүен искә төшерде.

Очрашу “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе буйлап экскурсия һәм шәкертләр белән аралашу белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана