Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

10 октябрь 2023 ел 16:08
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 25 нче көнендә (10 октябрь), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә халыкны кабул итте.

Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган гражданнар Мөфти хәзрәткә дини мәсьәләләр буенча киңәш сорап мөрәҗәгать итте һәм үз проектлары белән таныштырды. Аерым алганда, сүз мәчетләр төзү, тарихи мирасны саклау һәм мөселман яшьләр проектларын үстерү турында барды. Барлык сораулар да, кабул ителеп, җентекләп өйрәнү өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең җаваплы бүлекчәләренә тапшырылды.

Бүген Татарстан Мөфтие шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган татарстанлыларның хатыннары һәм апалары белән очрашты.

Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана