Татарстан Мөфтие Россия ислам финанслары өлкәсендәге шәригать экспертлары белән очрашты

11 октябрь 2023 ел 18:15
Татарстан Мөфтие Россия ислам финанслары өлкәсендәге шәригать экспертлары белән очрашты

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 26 нчы көнендә (11 октябрь), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Россиянең ислам финанслары өлкәсендәге шәригать экспертлары булып китте. Алар Казанга «Бүгенге көндә партнерлык финансларына кагылышлы мәсьәләләр» дигән семинарда катнашу өчен килде. Семинар Россия ислам институты тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды ярдәмендә оештырылды. Әлеге чара AAOIFI ның (Ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабын һәм аудитны оештыру) чит илләрдәге һәм Россиядәге сертификацияләнгән шәригать экспертлары, шулай ук ислам финанслары өлкәсендәге белгечләр катнашында уза.

Аерым алганда, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә ислам фәннәре докторы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы Гыйльми секретаре, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиевны, икътисад фәннәре докторы, профессор, ЧР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең ислам финанслары буенча киңәшчесе Шамил Шохваловны, ислам фәннәре докторы, Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге белгече Әхмәт хаҗи Исаевны һәм Уфадан Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтенең ислам финанслары өлкәсендәге эксперты Әсхәт Хөснетдиновны кабул итте. Очрашуда сүз Россиядә ислам финансларының үсеш тенденцияләре һәм үзенчәлекләре турында барды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Россиянең ислам финанс продуктларын дини яктан бәяләү һәм экспертизалау мәсьәләләрендә берләшергә һәм ярдәмләшергә тәкъдим итте, ә очрашуда катнашучылар, Мөфти тәкъдименә уңай җавап биреп, Россия ислам институты базасында ислам финанслары буенча махсус эшче төркемгә тупланырга карар кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана