Россия ислам институтында партнерлык финанслары буенча эшче төркем төзелә

13 октябрь 2023 ел 09:57
Россия ислам институтында партнерлык финанслары буенча эшче төркем төзелә

12 октябрьдә Россия ислам институтында “Бүгенге көндә Россиядә партнерлык финансларына кагылышлы мәсьәләләр: үсеш мөмкинлекләре һәм заман таләпләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге чара 9-13 октябрь көннәрендә үтә торган “Бүгенге көндә Россиядә партнерлык финансларына кагылышлы мәсьәләләр” семинары кысаларында оештырылды. Аның эшендә ислам икътисады һәм финанслары өлкәсендә Россиянең һәм чит илләрнең танылган белгечләре, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать экспертлары (ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оештыру) катнашты.

Түгәрәк өстәлнең модераторы, КИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, әлеге чараны ачып, Россия ислам институты фикер алышу өчен ачык мәйданчык булуын билгеләп үтте.

– Бу өстәл артында Без Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстан, Дагыстан, Башкортостан, Чечен Республикасы, шулай ук Казахстан вәкилләрен җыйдык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия ислам институтының максаты – фикерләр белдерү һәм дөрес карарлар эзләү мөмкинлеген гамәлгә ашыру өчен ачык һәм ирекле мәйданчык булу, – диде ул. Шулай ук Рөстәм хәзрәт шәригатьнең төп максаты берсе тормышның барлык өлкәләрендә иминлек булдыру икәнлеген ассызыклады.  Шәригатьтә иминлек мөселманның бөтен тормышына, шул исәптән, икътисад өлкәсенә кагылышлы ислам хокукын аңлатып бирү мәсьәләләре белән бәйле.

Модератор спикерлар тарафыннан криптовалюталарның рөхсәт ителүе яки тыелуы мәсьәләсен тикшерелә башлавын билгеләп үтте һәм чарада катнашучыларга бу мәсьәләдә үз фикерләрен әйтергә тәкъдим итте.

Икътисад фәннәре докторы Шамил Шовхалов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта куелган сорауга төгәл җавап юк, әмма шул ук вакытта ислам хокукы һәм икътисады өлкәсендәге белгечләргә әлеге теманы җентекләп өйрәнергә һәм дөрес карар чыгарырга мөмкинлек бирү мөһим.

– Хәзерге вакытта кайбер экспертлар криптовалюталарның рөхсәт ителүе яки тыелуы турындагы сорауга җавап бирергә тырыша. Бу тема буенча фәнни мәкаләләр һәм хәтта китаплар да бар, әмма әлегә сорауга тулы, рәсми җавап бирелмәгән, – дип билгеләп үтте Шамил Шовхалов.

Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эксперты Руслан Хәлиуллин яңа кабул ителгән “Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатыннан, махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында” закон турында фикер алышырга тәкъдим итте. Ул анда продуктларның эксперт тарафыннан бәяләү каралмаганлыгын билгеләп үтте.

– Законда Күзәтчелек советы бар, әмма бу ничек гамәлгә ашырылачак дигән сорауга төгәл җавап юк. Чөнки партнерлык финанслары турындагы законнарга тулысынча туры килгән, әмма шул ук вакытта ул шәригать күзлегеннән рөхсәт ителмәгән продукт чыгарырга мөмкин бит. Әлеге юнәлешне үстерүче илләрнең тәҗрибәсен исәпкә алу мөһим дип саныйм, – диде Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эксперты.

Шамил Шовхалов, аның белән килешеп, партнерлык финанславы турындагы законнарны эшләүдә һәм үстерүдә дәүләт инициативасының мөһим булуын билгеләп үтте.

– Бүгенге көндә иң мөһиме, Россиядә ислам икътисадын үстерү мәсьәләсе үз урыныннан кузгалды һәм федераль дәрәҗәдә законнар кабул ителә башлады. Ә норматив-хокукый базага төзәтмәләр экспериментны гамәлгә ашыру барышында хөкүмәт каршындагы Экспертлар советы тарафыннан кертеләчәк һәм ахырына җиткереләчәк, – диде икътисад фәннәре докторы.

Ислам фәннәре докторы, Дагыстан Республикасы мөфтиятенең фәтвалар бүлеге белгече Әхмәт хаҗи Исаев галимнәр фикерләренә таянуның мөһимлеге мәсьәләсен күтәрде. Дин белгече фикеренчә, ислам финанслары өлкәсендәге экспертлар еш кына бу аспектны санга сукмый һәм хаталы карар чыгарырга мөмкин.

Гомумән алганда, түгәрәк өстәлдә, экспертлар куелган тема буенча үз фикерләрен белдерде һәм Ислам икътисады үсешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне күтәрде.

Түгәрәк өстәл ахырында Россия ислам институтының Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге каршында партнерлык финанславы буенча эшче төркем булдыру турында игълан ителде. Эшче төркемгә Татарстан, Дагыстан, Башкортостан һәм Чечен Республикасы партнерлык финанславын үстерү буенча экспериментта катнашучы дүрт төбәкнең ислам хокукы һәм ислам финанслары өлкәсендәге экспертлары керде.

Бу яңалыкка аңлатма биреп, түгәрәк өстәл модераторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев экспертларның үз төбәкләрендәге мөселман дини оешмалары исеменнән чыгыш ясавының мөһимлеген әйтте.

– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, партнерлык финанславы буенча эшче төркемгә беренчеләр булып Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Дагыстан Республикасы мөфтияте, Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте һәм Чечен Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре керде. Эшче төркем әгъзалары безнең эшче төркем зураерга тиеш дигән фикер белдерде, – диде Рөстәм хәзрәт.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түгәрәк өстәлдә катнашучылар партнерлык финанслары буенча эшче төркем составына керергә һәм партнерлык финансларын үстерү буенча эшне бергәләп башкарырга теләк белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана