Татарстан Мөфтие белән КФУ ректоры Ленар Сафин очрашты

13 октябрь 2023 ел 17:14
Татарстан Мөфтие белән КФУ ректоры Ленар Сафин очрашты

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 28 нче көнендә (13 октябрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Эльмира Амерханова катнашты.

Очрашуда татар дин галимнәренең хезмәтләрен популярлаштыру, саклау һәм тарату өлкәсендәге хезмәттәшлекнең беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Университет һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге юнәлештә күптәннән тыгыз хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан соң 5 ел эчендә КФУ галимнәре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте структурасындагы республика дини белем бирү учреждениеләре вәкилләре, «Хозур» нәшрият йорты мәшһүр татар дин галимнәре һәм мәгърифәтчеләре хезмәтләрен ачыклау, цифрлаштыру һәм бастырып чыгару, күргәзмәләр оештыру һәм мәгърифәтчелек белән бәйле проектларны тормышка ашыру буенча зур эш башкарды.

Мәсәлән, уртак башлангычлар белән Казан университетының эчке ишегалдындагы диварында мөселман дөньясында беренче басма Коръән («Казан басмасы») басылу хөрмәтенә мемориаль такта ачылды, йөзләгән мөселман кулъязмалары һәм китаплары цифрлаштырылды, аларның кайберләре университет һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтларында урнаштырылды.

Якын арада яңа килешү төзү көтелә: ул үз эченә күп кенә заманча юнәлешләрне һәм уртак эшчәнлек формаларын, шул исәптән тикшеренүчеләрнең  UNIVER TV һәм “Хузур ТВ” каналы программаларында катнашуын, яңа телевизион проектлар булдыруны алачак.

Ленар Сафин шулай ук Мөфтине КФУ студентлары һәм укытучылары алдында ачык лекцияләр укырга чакырды.

Университет ректоры очрашу ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллинга күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди коллекциясеннән кулъязмалар күчермәсен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарихы музее экспозициясенә урнаштыру өчен тапшырды.

Кулъязмаларның күчермәләре бушлай бирелде. Алар арасында 1883 елда Г.Баруди тарафыннан оештырылган "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә уку процессын алып бару турында материаллар, галимнең дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән алышкан хатлары, мәдрәсә шәкертләренең дәресләре һәм имтиханнары расписаниесе, лекцияләр конспектлары, көндәлекләре һәм шигырьләр җыентыклары бар.

Фотосурәтләр КФУ матбугат хезмәтеннән алынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана