Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылдылар

18 октябрь 2023 ел 14:38
Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылдылар

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 3 нче көнендә (18 октябрьдә), Татарстан мәчетләрендә өйлә намазыннан соң Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән догалар кылдылар. Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, дин кардәшләребез Фәләстыйн җирендә тынычлык урнашуын, кайгы-борчуларның тәмамлануын үтенеп сорады.

Төп дога кылу чарасы Казанның Галиев мәчетендә үтте. Өйлә намазы укылганнан соң, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Газә хастаханәсендә вафат булганнар рухына дога кылды. Ул шушы көннәрдә атышлар сәбәпле мәрхүм булган дин кардәшләребезнең рухлары шат, урыннары Җәннәт түрләрендә булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать итте. Мәчеткә җыелган җәмәгать фаҗига корбаннары өчен – Аллаһның рәхмәтен, ә җәрәхәт алучыларга шифа бирүне сорап дога кылды.

“Фәләстыйн җирлегендәге кардәшләребезгә иминлекләр әйләсәң иде, ошбу кайгыларын алсаң иде, афәтләрдән арындырсаң иде, хаксызга рәнҗетелмәсәләр иде. Татарстанның һәр мәчет-мәхәлләләрендә кылган догаларыбызны кабул кылсаң иде”, – дип теләде хәзрәт.

Шушы көннәрдә Фәләстыйнда атышлар нәтиҗәсендә йөзләгән гаепсез кешеләр үлгән, алар арасында авырулар, хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр бар.

Моңа кадәр Фәләстыйндагы соңгы вакыйгалар уңаеннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да мөрәҗәгать белән чыккан иде.

Фотода: Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Буа мәчетләрендә дога кылу мизгелләре.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана