Татарстан мөфтие Каһирәдә “Фәтвалар һәм өченче меңьеллыкның көн таләпләре” Халыкара конференциясендә катнаша

18 октябрь 2023 ел 17:49
Татарстан мөфтие Каһирәдә “Фәтвалар һәм өченче меңьеллыкның көн таләпләре” Халыкара конференциясендә катнаша

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 3нче көнендә (18нче октябрьдә), Каһирәдә Мисыр Президенты Абдел Фәттах ас-Сиси тарафыннан үткәрелүче “Фәтвалар һәм өченче меңьеллыкның көн таләпләре” Халыкара конференциясе ачылды. Фәнни форум эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук төрле илләрдән халыкара ислам җәмәгатьчелегенең күренекле вәкилләре катнаша.

Конференция хәзерге кешелек проблемаларын хәл итүдә теологик фәтваларның институциональ ролен билгеләү максатыннан үткәрелә. Җыелышта катнашучылар Өченче меңьеллыкта өммәт алдында торган иң җитди проблемаларны билгеләячәкләр һәм аларны дин белеме, әхлакый һәм интеллектуаль кыйммәтләрне ныгыту, конфессияара тынычлык һәм татулык, сәламәтлек саклау, икътисад һ.б. өлкәләрдә хәл итү юлларын тәкъдим итәчәкләр.

Конференциянең беренче көне Газәдәге хастаханәне утка тоту һәм андагы гражданнарны юк итү белән бәйле рәвештә Фәләстыйн халкына карата кайгы уртаклашудан башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конференциядә катнашучылар арасында Фәләстыйн казые Мәхмүд Хаббаш та бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана