“Шура” альманахының 42нче саны дөнья күрде

19 октябрь 2023 ел 09:26
“Шура” альманахының 42нче саны дөнья күрде

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 42нче санын нәшер итте.

Биредә күрше милләт вәкилләре белән тату яшәү, авырлыклар, авырулар вакытында сабырлык, вакытның кадере хакында вәгазьләр урын алды. Алар рия, сихер куллану һәм тапланган йөрәк ни белән куркыныч икәнен ачып бирә.

Ата-ана хакы, Аллаһы Тәгаләнең «Әр-Раззак» исеме темаларын үз эченә алган, 2023нче елның IV кварталын колачлаган альманах шулай ук тәвәссүл һәм тәбәррукның нәрсә икәнен, мөселман кешесенең киеме нинди булырга тиешлеген аңлата.

Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.

Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана