Татарстан мөфтияте делегациясе Бразилиядә хәләл Глобаль бизнес-форумда катнаша

23 октябрь 2023 ел 17:51
Татарстан мөфтияте делегациясе Бразилиядә хәләл Глобаль бизнес-форумда катнаша

Бразилиядә Сан-Паулу шәһәрендә икенче тапкыр Global Halal Brazil Business Forum 2023 уза, ул үзенә бөтен дөньядан тәҗрибә уртаклашу өчен хәләл индустрия белгечләрен җыйды. Форум Латин Америкасы илләре һәм гарәп илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шулай ук дөнья күләмендә хәләл продукция позицияләрен популярлаштыруга басым ясый.

Чараны оештыручылар булып Гарәп-Бразилия сәүдә палатасы һәм FAMBRAS HALAL компаниясе тора. Конференция эшендә беренче тапкыр Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников озатып йөри.

Форум кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе хәләл җитештерүне күзәтчелектә тоту буенча төрле ведомство җитәкчеләре, шулай ук Гарәп-Бразилия сәүдә палатасы җитәкчелеге белән очрашулар үткәрәчәк. Шулай ук җыен барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан Республикасында HalalLifeStyle программасын үстерү турында чыгыш ясавы көтелә. Россиядә хәләл индустрияче үсеше хакында доклад белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников чыгачак.

Форумда катнашучылар Хәләл кыйммәтләр белән килештерелгән esg-практикалар; Кулланучы өчен хәләл продуктның кыйммәте; Халыкара хәләл бизнесны алгаручы технологияләр; Хәләл, логистика һәм стратегик хаблар; шулай ук туризм һәм күңел ачу: инновацияләр һәм көндәшлеккә сәләтле булу кебек 5 секциягә бүленеп эшли.

Шунысын да искәртик: Нәзарәт делегациясе форумда ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандарты комитеты белән Fambraz Halal арасындагы хезмәттәшлек һәм “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” ХIV халыкара икътисадый форум мәйданчыгында ике оешма арасында имзаланган меморандум кысаларында катнаша.

FAMBRAS HALAL – Латин Америкасында хәләл продуктларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү буенча зур оешмалардан санала һәм Бразилиядә төп халыкара стандартлар нигезендә хәләл системаны кертүдә башлап йөрүчеләрдән. Компания дөньяның 185 иленә, шул исәптән Россия Федерациясенә продукция чыгара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана