Татарстан мөфтие Бразилиянең Имамнар һәм ислам эшләре буенча Югары советы башлыгы белән очрашты

23 октябрь 2023 ел 18:52
Татарстан мөфтие Бразилиянең Имамнар һәм ислам эшләре буенча Югары советы башлыгы белән очрашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 8нче көнендә (23нче октябрьдә), Сан-Паулуга эш сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бразилиядә Имамнар һәм ислам эшләре буенча Югары совет башлыгы шәйх Халед Тәкый Әл-Дин белән очрашты.

Очрашу Бразилия мөселманнары эшчәнлеге белән таныштыру характерында булды, ә үз чиратында Камил хәзрәт мөфтиятнең эшчәнлеге турында сөйләде.

Шулай ук сүз хәләл һәм мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында барды.

Камил хәзрәт Бразилиянең Имамнар һәм ислам эшләре буенча Югары советы башлыгы шәйх Халед Тәкый Әл-Дингә очрашу истәлеге итеп репринт “Казан басма”сын тапшырды. “Казан басма” тарихи нөсхәсе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана кунакларына тапшыру өчен бастырылды.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Бразилиядә хәләл Глобаль бизнес-форумда катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана