Бразилиядә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда HalalLifeStyle үсеше турында сөйләде

25 октябрь 2023 ел 10:06
Бразилиядә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда HalalLifeStyle үсеше турында сөйләде

Рабигыль-ахыр аеның 9 нчы көнендә (24 октябрьдә) Сан-Паулуда (Бразилия) Global Halal Brazil Business Forum 2023 барышында Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Әлеге форумның төп максаты – Латин Америкасы һәм гарәп илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Мөфти Камил хәзрәт дөньякүләм хәләл индустриясе экспертларына Татарстанның HalalLifeStyle концепциясен тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Конференциядә катнашучылар өчен Россия төбәкләренең берсендә мөселман инфраструктурасы, хәләл товарлар һәм ризык җитештерү һәм хезмәт күрсәтүнең актив үсеш алуы зур ачыш булды. Чара барышында Бразилиянең авыл хуҗалыгы, терлекчелек һәм азык-төлек белән тәэмин итү министры Карлос Фаваро Татарстан Республикасы делегациясенә бизнес-форум сессияләрендә катнашуы һәм эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.

2018 елда Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча “Хәләл яшәү рәвешен (Halal Life Style) үстерү буенча чаралар планын (“юл картасы”) раслау турында карар” эшләнде.

2018 елда Татарстан Республикасы Рәисенең йөкләмәсе буенча «Хәләл яшәү рәвешен (Halal Life Style) үстерү буенча чаралар планын («юл картасы») раслау турында карары» эшләнде.

Гомумән алганда, концепциядә шушы юнәлешләр бар:

- Halal Food (Хәләл ризык)

- Islamic Finance Sector (Ислам финанслары)

- Halal Travel Sector (Хәләл туризм)

- Halal Modest Fashion Sector (Тыйнак кием тармагы)

- Halal Media (Хәләл медиалар тармагы)

- Halal Health Industry and Pharmaceuticals (Хәләл сәламәтлек саклау һәм фармацевтика)

Татарстан Республикасы – Россиянең мөселман төбәге, ул юл картасына таянып, HalalLifeStyle актив үстерә. Татарстанда 1560 мәчет эшли, күп баскычлы Ислам мәгариф системасы төзелгән: 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли. Төбәктә хәләл инфраструктура актив үсештә: мәчетләр, мәгърифәтчелек үзәкләре төзелә, намаз бүлмәләре ачыла, яңа финанс проектлары эшләнеп гамәлгә кертелә, IT-технологияләр яраклаштырыла, хәләл продукция һәм хезмәтләр җитештерүче предприятиеләр саны арта, хәләл туклану базары да, аның сыйфат дәрәҗәсе дә үсә.

Чыгыш ахырында мөфти Камил хәзрәт форумда катнашучыларны 2024нче елның 14-19нчы маенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумына чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана