Нәзарәт махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан сугышчыларына дүртенче тапкыр гуманитар йөк һәм автомобиль илтте

30 октябрь 2023 ел 11:19
Нәзарәт махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан сугышчыларына дүртенче тапкыр гуманитар йөк һәм автомобиль илтте

Диния нәзарәте белгечләре Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыру өчен оештырылган чираттагы сәфәрдән кайтты. Бу Луганск өлкәсендә урнашкан хәрби подразделениегә дүртенче командировка булды. Анда хезмәт итүче солдатларның 90%ы – чыгышы белән Татарстаннан. Алар арасында намаз укучы дин кардәшләр дә бар. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең сәфәре йөкне турыдан-туры солдатлар кулына тапшыруы белән кыйммәтле булды. Алар өчен азык-төлек (хәләл тушенка), җылы киемнәр (курткалар, башлыклар, термоноскилар, итекләр, яңгырдан саклаучы плащ-пончо, перчаткалар) сатып алдылар. Моннан тыш, туган яктан аларга маскировка челтәрләре, юеш сөлгеләр, махсус бинтлар, газ баллоннары, төнлә яхшырак күрергә мөмкинлек бирә торган приборлар, зарядкалар һәм туганнарыннан шәхси посылкалар алып бардылар. Бу әйберләрнең авырлыгы 0,5 тоннага җитте.

Гуманитар ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан һәм республиканың барлык почмакларындагы битараф булмаган мөселманнар җыеп тапшырган акчага сатып алынды. 

Шулай ук бу юлы хәрби операция зонасына, хәрби бурычларны үтәр өчен, “Ярдәм-Помощь” Гомуммилли хәйрия фондыннан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән “УАЗ” автомобиле илтеп тапшырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте сугышчыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җыюга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Мөфтият мобилизацияләнгән татарстанлыларга булышуны дәвам итә.

Акча җыюны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810662190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Назначение платежа: мобилизованным РТ

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана