Татарстан мөфтиенең мөселманнарга мөрәҗәгате

31 октябрь 2023 ел 14:36
Татарстан мөфтиенең мөселманнарга мөрәҗәгате

Әссәламүгаләйкүм, газиз кардәшләр!

Безнең өммәткә авыр көннәр килде. Фәләстыйнда дин кардәшләр күп көннәр дәвамында ни йокы, ни тынычлык, ни сөенү, ни ярдәм, ни яклау күрмәгән вакытта хәзер хәтта йоклау, ашау, көлү, гадәти көндәлек тормышыбыз белән яшәү дә урынсыз кебек тоела... Мин барыгызны да бертуктаусыз, көне-төне кардәшләребез өчен дога кылырга чакырам, чөнки Аллаһның яклавында булган кеше генә җиңәчәк һәм яклау табачак. Аллаһы Тәгалә Фәләстыйн халкына каршы алып барылган кешелексез җинаятьләрне җавапсыз калдырмаячак. Коръәндә әйтелгән:

وَلَا تَحۡسَبَنَّ ٱللَّهَ غَٰفِلًا عَمَّا يَعۡمَلُ ٱلظَّـٰلِمُونَۚ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمۡ لِيَوۡمٖ تَشۡخَصُ فِيهِ ٱلۡأَبۡصَٰرُ 
  
  مُهۡطِعِينَ مُقۡنِعِي رُءُوسِهِمۡ لَا يَرۡتَدُّ إِلَيۡهِمۡ طَرۡفُهُمۡۖ وَأَفۡـِٔدَتُهُمۡ هَوَآءٞ 
 آية رقم ٤٢-٤٣ 
 سورة إبراهيم 

"Аллаһ залимнәр кылган нәрсәләрне белмидер, дип уйлама. Ул аларны күзләр акаеп чыккан көнгә кадәр генә кичектерә. [Син аларны] Башларын [мәҗбүри рәвештә] югары күтәреп һәм [Аллаһы Тәгаләнең хозурында тупланырга чакыручыга таба] ашыккан хәлдә [күрерсең]. Күз кабаклары [куркулары сәбәпле ачык калып] кире йомылмас, күңелләре дә [акыл һәм аңлау сәләтеннән] буш [булыр]”. (“Ибраһим” сүрәсе, 42-43нче аятьләр).

Фәләстыйнда карап та тормыйча бернинди гаебе булмаган кешеләрне бомбага тоталар, ә аларга хәтта беркая чабарга һәм качарга урын юк. Фәләстыйндагы әлеге коточкыч хәлләрне күреп кемнең дә булса күкрәге кысмаса – димәк, ул кансыз кеше. Бу борчу чарасызлыкны тагын да көчәйтә – сионистлар Фәләстыйнда ачыктан-ачык һәм җәзасыз кылана, ә без бу хәсрәткә түзәргә мәҗбүр.

Фәләстыйнга һәркем үзенчә ярдәм итәргә тырыша. Ләкин аңа, һичшиксез, аннан ерак булган Дагыстандагы кебек, бәрелешләр һәм агрессия, хулиганлык һәм тәртипсезлекләр ярдәм итмәячәк. Бу мөселманнарның хисләре миңа билгеле бер дәрәҗәдә аңлашыла: аларның йөрәкләре Фәләстыйндагы гаделсезлектән өзгәләнә. Ләкин аларның гамәлләре сионистларны-балаларны үтерүчеләрне туктатмаячак, ә бары тик бәрелештә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм бөтен Россия җәмгыятенә авырлык һәм зыян гына китерәчәк.

Ачуыңны бер гаепсез кешеләргә чыгарып, ничек инде аларны сионистлар режимы кылган җинаятьләр өчен милләтенә карап кына җәзага тартырга мөмкин? Өстәвенә, без яһүд милләте вәкилләре арасында Израиль хөкүмәтенең гамәлләрен хөкем итүчеләр һәм фәләстыйннәрне вәхшиләрчә үтерүне һәм бомбага тотуны туктатырга чакыручылар барлыгын күрәбез.

Билгеле, Дагыстандагы бәрелешләр белән бәйле акцияләр, һичшиксез, читтәге көчләр тарафыннан оештырылган булса да, моңа Израиль сәбәпче. ЦАХАЛ, сионистлар җитәкчелегендә, сабыйлар һәм балалар белән сугышып, дөньяда антисемитизм дулкынын күтәрер өчен барысын да эшли. Дагыстандагы очрак та – котырту ул, аны көнбатыштагы махсус хезмәтләр дин тотучы кешеләрнең хисләрендә уйнар өчен куллана. Алар безнең илебезне эчтән җимерергә, төрле милләт һәм дин вәкилләрен бер-берсенә каршы котыртырга тели. Алар күрше күршесен – үтерсен, туганнар бер-берсенә каршы барсын өчен тырыша. Бу хәлләрне исәпкә алып, котыртуга тарган кешеләргә мәрхәмәтле булырга чакырам: аларның бу адымга өметсезлек сәбәпле һәм гаделлек булмауга үртәлеп барганы аңлашыла. Хәзер, аларның гамәлләрен бөтен Россия җәмәгатьчелеге хөкем иткәннән соң, алар кылган эшләренә үкенгәндер дип ышанам.

Кадерле дин кардәшләрем! Сионист-террорчылар хәзер Россиядә түгел, алар Израилдә һәм АКШта. Фәләстыйндәге вәхшилекләр өчен бу илләрнең хөкүмәтләре һәм армияләре җаваплы. Дагыстан аэропортындагы тәкъбир әйтеп барган бәрелешләрнең Газәне саклауга һәм Фәләстинне азат итүгә нинди катнашы бар соң? Яһүди чыгышлы гади гражданнардан ачу алуның бернинди мәгънәсе дә юк. Бу Фәләстыйн мөселманнарына берничек тә ярдәм итмәячәк, ә Россиядә халыклар арасындагы тынычлык һәм татулыкны озак вакытка бозарга мөмкин. Күпмилләтле җәмгыятьтә халыкларның бер-берсен хөрмәт итеп яшәвеннән дә дә кыйммәтлерәк нәрсә юк!

Шушы көннәрдә Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Әйдәгез, күршеләребез белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклыйк һәм бер-беребезгә ярдәм итик, дөньяга дус-тату яшәү үрнәген күрсәтик.

Кадерле дин кардәшләрем! Сионистларның котыртуына һәм фейкларына бирешмәгез. Аллаһ, әлбәттә, бу кеше үтерүчеләрне ләгънәт кылыр һәм һәлак итәр!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана