Кама тамагы мөхтәсибәтендә Мәгърифәт үзәге ачылды

01 ноябрь 2023 ел 17:23
Кама тамагы мөхтәсибәтендә Мәгърифәт үзәге ачылды

Рабигыль-ахыр аеның 17нче көнендә (1нче ноябрьдә), Кама тамагы районы Үзәк мәчете янәшәсендә Мәгърифәт үзәге ачылды. Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кама тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов, Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, әлеге җирлектән чыккан билгеле шәхесләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр, бистә халкы катнашты.

Ачылыш тантанасында мөфти Камил хәзрәт Мәгърифәт үзәге төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, үзеннән аеруча зур өлеш керткән иганәче Рафаэль Насыйбуллинга Нәзарәтнең “Бердәмлек” медален тапшырды.

Аннары Татарстан мөфтие Мәгърифәт үзәгенә җыелган халыкка вәгазь укыды һәм район имамнарының сорауларына җавап бирде.

Мәгърифәт үзәгенә 2022нче елның июль аенда нигез салына һәм ул быелның октябрь аенда төзелеп бетә. Бина иганәчеләр, эшмәкәрләр һәм җирле халык ярдәме белән сафка баса. Укыту үзәге 50 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы – 96 квадрат метр. Бина каркас конструкцияләрдән төзелгән.

Мәгърифәт үзәге бинасында уку бүлмәләре, кухня, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алган, барлык уңайлыклар тудырылган. Ашарга әзерләр өчен өчен барлык кирәк-яраклар (суыткыч, кухня гарнитуры һ.б.) сатып алынган. Хәзер Кама тамагы бистәсендә дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган бүлмәләрдә мәчет каршындагы курслар үткәрелә башлаячак. Төрле дини чаралар, никахлар, Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесләре үткәрү мөмкинлеге бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана