Казанда Али Вячеслав Полосинның «Политический ислам: в поисках «земного рая» китабы тәкъдим ителде

01 ноябрь 2023 ел 17:30
Казанда Али Вячеслав Полосинның «Политический ислам: в поисках «земного рая» китабы тәкъдим ителде

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 17 нче көнендә (1 ноябрьдә), Россия ислам институтында философия фәннәре докторы Али Вячеслав Полосинның «Политический ислам: в поисках «земного рая» китабы тәкъдим ителде.

Әлеге чара «Бүгенге ислам – сәясәт һәм традиция арасында» дигән түгәрәк өстәл кысаларында узды. Анда автор, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды директоры урынбасары, Болгар ислам академиясенең теология кафедрасы профессоры, философия фәннәре докторы Али Вячеслав Полосин; Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, басманың рецензенты Рәфикъ Мөхәммәтшин; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ислам белеме тикшеренүләре үзәге директоры, сәяси фәннәр кандидаты Ринат Патеев; Кыргыз Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академия профессоры вазифаларын башкаручы Кадыйр Маликов; Уфа фән һәм технологияләр университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының философия һәм социология югары мәктәбенең философия һәм культурология кафедрасы доценты Диләрә Акбашева һәм башкалар катнашты.

Фәнни монография 100 ел элек барлыкка килгән сәяси ислам кебек иҗтимагый-дини күренешкә багышланган. Китап сәяси исламны дин фәлсәфәсе, политология, аналитик психология, теология күзлегеннән тулаем бер тикшеренү булып тора. Автор сүзләренчә, мондый комплекслы алым проблеманы системалы рәвештә, төрле яктан карарга мөмкинлек бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана