Буада “Мөселман кардәшебезне гомрәгә җибәрик” проектына нәтиҗә ясалды

02 ноябрь 2023 ел 12:13
Буада “Мөселман кардәшебезне гомрәгә җибәрик” проектына нәтиҗә ясалды

Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчетендә район хаҗиларының очрашуы булып узды. Әлеге чарада Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе урынбасары Азат Хөрмәтуллин, Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, “Хаҗилар” мәчете имам-хатыйбы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Буа районыннан төрле елларда изге сәфәрдә булып кайткан хаҗилар катнашты.

Мөселман кешесе тормышында иң зур гыйбадәтләрнең берсе – хаҗ гамәлен үтәп кайтучылар бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белеште, изге сәфәрдән хис-кичерешләрен күңелендә яңартты.

Әлеге чараның кульминациясе – быел Рамазан-шәриф аенда игълан ителгән “Мөселман кардәшебезне гомрәгә җибәрик” проектына нәтиҗә ясау булды. Бәйгене Буа мөхтәсибәте һәм Буа мәдрәсәсе оештырды: шәһәрнең халык иң күп йөри торган урыннарына махсус ящиклар урнаштырылды. Бер кешене гомрәгә җибәрү өчен җитәрлек сумма тупланды. Оештыручылар Буа мәдрәсәсенең яхшы укучы һәм әдәп-әхлагы камил булган шәкертне гомрәгә җибәрү карарына килде. Җиңүче булып көндезге бүлектә II курста белем алучы Ибраһим Тимаев танылды. Аңа “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы вәкиле һәм имам-мөхтәсиб гомрәгә сертификат тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана