Биш көн эчендә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Газә Секторына 27,5 млн сумлык ярдәм җыйды

07 ноябрь 2023 ел 10:00
Биш көн эчендә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Газә Секторына 27,5 млн сумлык ярдәм җыйды

3 ноябрь иртәсеннән Казанда Газә Секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю үзәкләре эшли башлады. Газә Секторында яшәүчеләргә хәйрия ярдәме җыю пункты буларак исемлеккә кергән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды акчалата да, әйберләр белән дә ярдәм кабул итә.

Бүген сәг. 09:00-гә “Зәкят” хәйрия фондында Газә Секторына 27 577 773,48 сумлык ярдәм җыелды. Шулай ук халык актив рәвештә подгузниклар, салфеткалар, балалар ризыгы, гигиена чаралары, токмач, теш щёткасы, теш пастасы, фломастерлар алып килә.

Билгеләп үтәбез, “Зәкят” хәйрия фонды бары хәләл ризыклар гына кабул итә. Моннан тыш, китерелгән барлык әйберләр яңа булырга тиеш. Халыкара гуманитар ярдәм күрсәтүнең шартлары, регламентлары, кагыйдәләре бар. Шуңа бәйле рәвештә барысы да яңа, лицензияле, сатып алынган булырга тиеш.

Кызыл ярымай оешмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Фәләстыйндә дин кардәшләр өчен кирәк булган әйберләр исемлеген тапшырды. Исемлеккә медицина ярдәме күрсәтү өчен әйберләр һәм медикаментлар, шулай ук азык-төлек буенча киңәшләр кертелгән – азык-төлек бозылмаска һәм суыткычларда сакларлык хәлдә булмаска тиеш.

Мәсәлән, хәзер Газә Секторындагы хастаханәләрдә операцияләр ясау һәм дәвалау өчен медицина җиһазлары, инструментлар һ.б. кирәк. Кешеләр балалар ризыгы һәм озак саклана торган азык-төлеккә, санитария һәм гигиена әйберләренә (балалар өчен булганнары да шунда керә), пледларга, яктырткычларга, кайнаткычларга һ. б. мохтаҗ. Гуманитар йөк Газә Секторына үзәкләштерелгән рәвештә Мисыр һәм Газә Секторы чигендәге “Рафах” чик буе үткәрү пункты (КПП) аша кертеләчәк.

Теләге булган һәркем Газә Секторына ярдәм акциясендә катнаша ала. Ярдәмне акчалата яки әйберләр белән күрсәтергә мөмкин. Кирәкле әйберләр исемлеге белән язмага беркетелгән файлдан танышырга була.

Аларны түбәндәге адреслар буенча урнашкан оешмаларга китерергә мөмкин:

– ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Казан, Тукай ур., 89. +7(843) 225 33 22.

– Зур булмаган йөкләр: Казан шәһәре, Патрис Лумумба урамы, 4 нче йорт, 112 нче кабинет.

– Зур йөкләр: Казан шәһәре, Мәҗит Гафури урамы, 46 нчы йорт.

Контактлар: 8(843)2731672, 88003500216 («Ярдәм Янәшә” хәрәкәте кайнар элемтәсе).

Акча күчерү өчен реквизитлар:

– Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды картасына: 2202 2016 0095 7456 Сбербанк (Фонд хезмәткәре Гюзелия Галимзяновна В.).

– Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды реквизитлары:

Назначение платежа: Сектор Газа.

Оешманың тулы исеме: Благотворительный Фонд «Закят»

Оешманың кыскартылган исеме: Фонд «Закят»

Генераль директор: Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Гамәлдәге адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. Тукая, д. 89.

Телефон: 89872253322

– Ярдәмне "Закят" хәйрия фонды сайты аша турыдан-туры җибәрергә булаhttps://zakyatrt.com/campaign/sektor-gaza/

Игътибар! Гуманитар йөк җыю өчен кирәкле товарлар исемлеге – язмага беркетелгән файлда.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана