Казанда Россия мөселман җәмгыятен үстерү турында конференция уза

02 ноябрь 2023 ел 17:10
Казанда Россия мөселман җәмгыятен үстерү турында конференция уза

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 18нче көнендә (2нче ноябрьдә), Казанда “Советлар берлеге таркалганнан соң Россия мөселман җәмгыятенең үсеш нәтиҗәләре” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-дини конференциясенең пленар утырышы узды. Форум Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Ислам мәгарифе советы тарафыннан оештырылды һәм 50дән артык дин һәм дәүләт эшлеклесе, дини һәм дөньяви белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре, фәнни берләшмә вәкилләре һ. б. катнашында узды.

Конференциянең пленар утырышында төп докладлар белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мәгариф һәм фән эшләре буенча урынбасары Ренат Исламов, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча совет директоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары, Болгар ислам академиясенең теология кафедрасы профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы Али (Вячеслав) Полосин чыгыш ясады.

Рәфикъ Мөхәммәтшин сәламләү сүзләре һәм үгет-нәсыйхәтләр белән чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә безнең өчен актуаль булган ислам дин гыйлеме өчен чыганаклар проблемасы һәм фәнни-дини тикшеренү методологиясе; ислам мәгарифенең хәзерге торышы кебек төп проблемаларга тукталды. Шулай ук ул һөнәри дини белем бирү стандартлары, ислам мәгарифендә компетентлы алымны гамәлгә ашыру, ислам мәгариф системасын күзәтеп бару һ.б. турында искә төшерде.

Али Полосин технологияләр чорында теологияне укыту алымнары һәм ысуллары турында җентекләп сөйләде.

Конференция 3нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форум кысаларында “Советлар берлеге таркалганнан соң Ислам мәгарифе: көн таләпләре һәм мөмкинлекләр” темасына түгәрәк өстәлләр һәм “Россия мөселманнарының дини мирасы: чыганак базасы һәм концептуаль аңлауның яңа аспектлары”, “Ислам белеме һәм дини тикшеренүләр методологиясе проблемалары: традицияләр һәм яңалык чагыштырмасы” секцияләре көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана