Татарстан Мөфтие Иминлек советы һәм Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында катнашты

03 ноябрь 2023 ел 16:19
Татарстан Мөфтие Иминлек советы һәм Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында катнашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 19нчы көнендә (3нче ноябрьдә), Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек советы һәм Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышын уздырды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм төрле дин вәкилләре катнашты. Катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Рөстәм Миңнеханов соңгы дистә елларда Татарстанның күпмилләтле гаиләсенең даими артуы күзәтелүен ассызыклады. “Бу хезмәт мигрантлары, Россия гражданлыгын алган чит ил кешеләре, шулай ук чит ил студентлары саны арту хисабына да бара”, – диде ТР Рәисе.

Татарстан Рәисе республикада җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау максатларында миграция өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту мөһимлеген дә өстәде.

2020 нче елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 175 милләт вәкиле яши.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана