Мөфти Татарстанда партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

03 ноябрь 2023 ел 18:04
Мөфти Татарстанда партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 19нчы көнендә (3нче ноябрьдә), Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча чаралар планын карау буенча киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәшмә эшендә шулай ук ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев һәм статс-секретарь – Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Гузнов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, партнерлык финанс тармагы – дөньяда иң тиз үсә торган тармакларның берсе. “Әлбәттә, бу инструментларга безнең илдә ихтыяҗ бар һәм өстәмә инвестиция ресурсларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Федераль закон нигезендә Татарстан партнерлык финансларын үстерү буенча дүрт сынау төбәкләренең берсе итеп билгеләнде. Конструктив эш өчен ил Президенты Администрациясенә, Россия Хөкүмәтенә, Үзәк банкка һәм Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәт белдерәсем килә. Республиканың төп тәкъдимнәре әлеге кабул ителгән законда чагылыш тапкан», – диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан проектны гамәлгә ашыруда актив кушылды. Бу эшкә чит ил партнерлары да кызыксыну күрсәтә. Мәсәлән, экспериментта Ираннан “Мир Бизнес Банк” катнашырга планлаштыра.

 “Партнерлык финансларын үстерү – ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен мөһим инструмент. Халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүнең әлеге стратегик юнәлеше Россия Президенты контролендә тора. Ислам илләре белән диалогны ныгытуда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме мөһим роль уйный. Аның эше кысаларында ислам финанслары темасы да каралачак”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстанда партнерлык финанслары өлкәсендә эш инде 15 елдан артык алып барыла. Ислам финанслау принципларына нигезләнгән аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган.

Татарстан катнашкан партнерлык финанслау эксперименты кысаларында проблемаларны ачыклау һәм булган хокукый киртәләрне бетерү, шулай ук норматив җайга салуның оптималь механизмнарын эшләү планлаштырыла. Бу халык һәм бизнес өчен партнерлык финанслау инструментларының мөмкинлеген арттыруга һәм үстерүгә, шулай ук халыкара инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Партнерлык финанславы буенча экспериментта республиканың Ак Барс банк һәм Ак Барс Капитал кебек ике оешмасы катнаша, тагын 2 гариза Россия Банкында карала.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин киңәшмәдә агымдагы елның сентябрендә республика Рәисенең ТР Дәүләт Советына Юлламасында яңгыраган, ислам финансларын һәм йөкләмәләрен кертү буенча экспериментны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте алып барган эш турында сөйләде. Мөфти хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисенең йөкләмәләрен үтәү буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте үз алдына өч төп бурыч билгеләде: бу – ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү эшен оештыру; халык һәм эшмәкәрләр арасында ислам финанслары хакында аңлату эше алып бару;  хәләл банк продуктларын гамәлгә кертү һәм контрольдә тоту. Белгечләр әзерләү Россия ислам институтында берничә ел элек башланды, быел бу эшкә өстәмә инициативалар кертелде. Бу хакта бүген Рәфикъ Мөхәммәтшин җентекләп сөйләде.

Мөфти билгеләп үткәнчә, партнерлык финанслары турында Федераль законны кабул итү һәм гамәлгә ашыру – илдә ислам финансларын үстерүдә зур адым. Республика Мөфтие буларак, ул утырышта катнашучыларның игътибарын нәкъ менә ислам финанслау принципларына юнәлтте.

“Дөнья практикасы күрсәткәнчә, әлеге продуктлар җирле дини оешмалар тарафыннан шәригать экспертизасын һәм шәригать контролен үтә. Бу ислам финанслау интрументларын гамәлгә ашыруда мөһим аспект. Финанс продуктының хәләллеге турында ислам хокукы һәм ислам икътисадының компетентлы белгечләре тарафыннан әзерләнгән һәм хупланган очракта гына сөйләргә мөмкин”, – дип ассызыклады Камил хәзрәт. Ул Татарстанда мондый сертификацияләү һәм контроль органы булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы торуын, аның, ислам продуктын бер тапкыр сертификацияләп кенә калмыйча, финанс оешмасына даими рәвештә аудит үткәрүен һәм күзтчелек итүен билгеләп үтте. Шунысын да әйтергә кирәк, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасына ислам фәннәре докторлары, ислам мөлкәт хокукы белгечләре (фикх әл-муамалат), Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) сертификатына ия белгечләр керә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы эксперимент уза торган 4 төбәктәге барлык башка шәригать органнары арасында абруйлы санала.

Татарстан Мөфтие ассызыклаганча, ислам җәмәгатьчелеге хәләл банк продуктларын сайлаганда абруйлы һәм бу өлкәдә тәҗрибәле дини оешмаларның бәяләмәсенә таяна. Эсперимент уза торган дүрт субъект территориясендә дә мөселманнарның Диния нәзарәтләре эшли. Алар – Татарстан, Чечня, Дагыстан һәм Башкортостан Республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләре һәм Мөселманнарның үзәк Диния нәзарәте.

Камил хәзрәт хәбәр иткәнчә, эксперимент кысаларында алар ышанычлы рәвештә экспертиза ясый ала. "Аларның бу өлкәдә тәҗрибәсе булудан тыш, ислам продуктларының җирле өммәт ышаначын аклаган җирле дин галимнәре тарафыннан эшләнергә тиешлеге дә мөһим. Шул чакта мөфтиятләр мөселман җәмәгатьчелеге алдында финанс оешмалары белән берлектә җаваплылыкны бүлешәчәк ", - дип ассызыклады мөфти.

Камил хәзрәт киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын Татарстанда яшәүчеләрнең партнерлык банкингының кайбер продуктларыннан инде файдалануын билгеләп үтте. “Алар мөселман җәмгыятенең төп ихтыяҗларын каплый дип әйтергә була. Бу – хәләл ипотека, дебет картасы, пай инвестиция фонды, лизинг, хәйрия эндаумент фондлары һәм пенсия тупламы фондлары.  Бу продуктлар “Амаль” финанс йорты, Ак барс банкы, Ак барс Капитал, Мирбизнес банк, Иджара лизинг һәм Милли дәүләтнеке булмаган пенсия фонды кебек финанс оешмалары белән берлектә эшли башлады. Хәзерге вакытта шулай ук иминият, гарантия һәм факторинг өлкәсендә яңа финанс продуктлары эшләнә», – дип хәбәр итте мөфти.

Татарстан мөселманнары башлыгы үз чыгышында халык һәм бизнес-берләшмә арасында аңлату эшләре алып бару турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләр һәм мөфтиятнең үз массакүләм мәгълүмат чаралары: «Хозур ТВ» телеканалы, «Ислам Тудей» порталы, «Умма» һәм «Дин вә мәгыйшәт» газеталары, «Шура» альманахы, шулай ук социаль челтәрләрдәге аккаунтлар аша бу эшне тормышка ашырырга уйлый. Әлеге мәгълүмат чараларындагы һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүмат белән 3 миллионнан артык кеше танышып бара. Шулай ук Татарстан Республикасында партнерлык (ислам) финанслары үсешен яктырту чаралары арасында мәчетләрдә хәләл финанслар турында вәгазьләр сөйләү һәм мәгълүмати буклетлар бастыру һәм тарату көтелә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышының ахырында ассызыклаганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РИИ белгечләренең Ислам нормалары буенча финанс продуктларын нульдән эшләү, финанс компаниясе эшчәнлеген тикшерү, Ислам нормалары һәм РФ законнары нигезендә шартнамәләр төзү, алга таба эшләнгән продуктны сатуны контрольдә тоту һәм бу хакта халыкка хәбәр итү өчен барлык кирәкле компетенцияләре һәм тәҗрибәсе бар.

Фотосурәтләр ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән алынды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана