Казанда Коръән укучыларның IV Республика бәйгесе узды

07 ноябрь 2023 ел 10:34
Казанда Коръән укучыларның IV Республика бәйгесе узды

Рабигыль-ахыр аеның 21 нче көнендә (5 ноябрь) «Казан» ат-спорт комплексында мөселман уку йортлары студентлары арасында Фатыйма Гыймадова истәлегенә IV Республика Коръән укучылар бәйгесе узды. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РИИ һәм КИУның Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Гыймадовлар гаиләсе РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән оештырды.

Конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә ярыштылар:

– Коръәннең 28, 29 һәм 30 нчы Куръан җүзләрен белү (Коръәнне ятлау үзәкләре арасында);

– Коръәннең 29 һәм 30 нчы җүзләрен белү (Татарстан мөселман мәгариф оешмалары арасында).

Бәйге мәшһүр хафиз Әемеддин Фәхрединовның Коръән аятьләрен укуыннан башланып китте.

Хафизларны әзерләү үзәге директоры Габдеррәшит хәзрәт Фәизов жюри белән таныштырды һәм мондый бәйгеләрне уздыру үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Коръән ятлау һәм ислам фәннәрен өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бәйгене оештыруда турыдан-туры катнашкан бертуган Фаил һәм Ильяс Гыймадовлар мондый чараларны үткәргән өчен рәхмәт белдерде һәм әниләре Фатыйма Гыймадова рухына дога кылуны сорады.

Конкурс нәтиҗәләре:

Республика тәхфизләре арасында:

– 1 урын – Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тәхфизе

– 2 урын – «Мөхәммәдия " мәдрәсәсе тәхфизе.

Мөселман мәгариф оешмалары арасында:

– 1 урын – Яр Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе

– 2 урын – Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

– 3 урын – Әлмәт ислам мәдрәсәсе.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана