Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Газә Секторы өчен гуманитар ярдәм белән беренче йөкне җибәрү өчен 20 тонна азык-төлек сатып алды

08 ноябрь 2023 ел 13:56
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Газә Секторы өчен гуманитар ярдәм белән беренче йөкне җибәрү өчен 20 тонна азык-төлек сатып алды

Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фондына 31 млн сум акча җыелды. Акча җыюда 10 меңнән артык хәйрияче катнашты.

Акчадан тыш, 500 килограмм азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар тупланды. Җыелган гуманитар ярдәм исемлегенә кием, балалар азыгы, озак саклана торган азык-төлек, санитария һәм гигиена әйберләре, балаларны карау чаралары, пледлар, фонариклар, кайнату җайланмалары һәм башка кирәкле көнкүреш әйберләре кергән.

Хәзерге вакытта 5 180 531,64 сумлык 20 тонна азык-төлек сатып алынды: томалап пешерелгән сыер ите (хәләл), ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, куертылган сөт, бодай оны, балалар ризыгы (пюре), чәй, балык консервалары һ.б.

Кирәкле товарлар исемлеге Кызыл Ярымай тәкъдимнәреннән чыгып төзелгән иде. Гуманитар ярдәм шушы көннәрдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән җибәреләчәк. Бер үк вакытта алга таба ярдәм күрсәтү мәсьәләсе дә карала. Моңа бәйле яңа карарлар кабул ителгән очракта, алар турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.  

Фонд бүгеннән азык-төлек һәм әйберләр җыюны туктата. Акча күчерү өчен реквизитлар элеккечә кала.

Фонд гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан, битараф булмаган һәркемгә рәхмәт белдерә! Шулай ук бу көннәрдә безгә бушлай ярдәм иткән волонтерларыбызның эшен дә билгеләп үтәргә телибез.

Аллаһы Тәгалә барлык ният-гамәлләр өчен әҗерен бирсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана