Нәзарәттә Луганск Халык Республикасы делегациясе булды

09 ноябрь 2023 ел 18:52
Нәзарәттә Луганск Халык Республикасы делегациясе булды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 25 нче көнендә (9 ноябрь), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә Луганск Халык Республикасы мөфтияте делегациясе килеп китте. Делегациягә мөфти Мөхәммәд Исмәгыйль хәзрәт Гамбаров, Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге һәм Мәскәү өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Олег Хөснуллин, Луганск Халык Республикасы мөфтиенең дини һәм иҗтимагый оешмалары белән элемтәләр буенча ярдәмчесе, Алчевск шәһәре мәчете имам-хатыйбы Игбал хаҗи Акперов, һәм Санкт-Петербург шәһәренең Әзербайҗан җәмгыяте имамы Вугар хаҗи Рзаев керде. Кунаклар Татарстанга «Мөселман дини мәгариф системасында фәнни-тикшеренү компетенцияләрен формалаштыру» дигән фәнни-методик семинарда катнашу өчен килде.

Делегация әгъзалары Нәзарәт эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылган очрашуда Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин һәм мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов белән күрешеп сөйләште. Әңгәмә барышында алар китап нәшер итү, телевидениедә мәгърифәтчелек программаларын булдыру өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алышты. Ришат Хәмидуллин кунакларны мөфтият һәм аңа буйсынган оешмаларның эшчәнлеге белән кыскача таныштырды, «Хозур ТВ» телеканалын булдыру, дини әдәбият әзерләү һәм чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ришат Хәмидуллин кунакларга бүгенге очрашу истәлеге итеп «Хозур» нәшрият йортында басылган китапларны бүләк итте.

Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында Луганск Халык Республикасы мөфтияте делегациясе әгъзалары шулай ук БИА ректоры Фәрхәт Хөснетдинов белән очрашты, Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана