Татарстан Мөфтие: "Без Татарстанда көн саен бердәмлек һәм татулыкның мөһимлеге турында сөйлибез"

09 ноябрь 2023 ел 17:42
Татарстан Мөфтие: "Без Татарстанда көн саен бердәмлек һәм татулыкның мөһимлеге турында сөйлибез"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 9-10 ноябрьдә Чечен Республикасында «Россия – уртак йортыбыз” Россия Федерациясендә милләтара һәм динара хезмәттәшлек» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли форумында катнаша. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Форум Ә.Кадыйров исемендәге Чечен дәүләт университеты базасында уза. Ул илдәге барлык милләт һәм дин вәкилләренең күп гасырларга сузылган бердәмлеген һәм дуслыгын ныгытуга, үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән.

Чара Ә.Кадыйров исемендәге Чечен дәүләт университеты тарафыннан РФ Мәгариф һәм фән һәм югары белем министрлыгы һәм ЧР Хөкүмәте һәм Башлыгы администрациясе ярдәмендә оештырылды. Форумда Россиянең 76 төбәгеннән вәкилләр - милли сәясәтне гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр, шулай ук халыкларның милли мәдәният үзәкләре һәм Россия Федерациясенең традицион дин вәкилләре – 700 ләп кеше катнашты.

Форумның пленар утырышында төп тезис булып әлеге чараның ныклык һәм бердәмлек таләп иткән кискен геосәяси шартларда узуы торды. Спикерлар үз чыгышларында милләтара, динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләргә кагылды һәм илнең барлык милләтләре һәм барлык дин вәкилләренең күп гасырлык бердәмлеген һәм дуслыгын ныгыту һәм саклау буенча конструктив тәкъдимнәр әйтте. Форумда катнашучыларның барысы да бертавыштан билгеләп үткәнчә, традицион кыйммәтләрне ныгыту, диннәр арасындагы диалог, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен саклау кебек мөһим мәсьәләләрне тикшерү даими рәвештә үткәрелергә тиеш.

Форумның пленар утырышында катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга һәм катнашучыларга сәламләде, ә төштән соң «Уртак йортыбыз – РОССИЯ!" дигән түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады. Анда Россия Федерациясендәге традицион дин вәкилләре катнашты. Камил хәзрәт үзенең чыгышын Фәләстыйндәге конфликт темасыннан башлады. Ул форумда катнашучыларның игътибарын Фәләстыйндәге вакыйгалар белән бәйле рәвештә, җир шарының төрле почмакларында төрле милләт һәм дин вәкилләренең килешеп яшәү мәсьәләләренең актуальләшүенә юнәлтте.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Фәләстыйндәге коточкыч хәлнең дистә еллар буена формалашуын һәм җирле халыкның үз динен тоту һәм мәдәниятен саклау хокукын кысу һәм һөҗүмнәр нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. “Украина да шундый ук юл белән барды. Бүген Росссияне дә, Фәләстыйнне дә һөҗүм итүдә гаеплиләр, әмма бу мәҗбүри адымның алшартларын күрергә һәм алар хакында ишетергә теләмиләр. Украина да, Израиль дә коллектив көнбатыш тарафыннан корал белән тәэмин ителә, аларның хәрби җинаятьләрен хуплый һәм кеше корбаннары санын яшерергә тырыша”, - дип ассызыклады ул.

Камил хәзрәт, көнбатыш сәясәтен үзгәртү мөмкин түгеллегенә ишарәләп, Россиягә чит илләрнең котыртуына каршы үз чараларын булдыру мөһимлеген ассызыклады. Бу, Махачкаладагы кебек, очраклар кабатланмасын өчен кирәк икәнлеге әйтелде. Шуңа бәйле рәвештә, Мөфти бу мәсьәләне хәл итү буенча үз фикерләрен белдерде. "Беренчедән, Ватанга мәхәббәт үз йортыңа һәм гаиләңә булган мәхәббәттән башлана. Кешедә гасырлар дәвамында ата-бабалары яшәгән Ватаны өчен җаваплылык хисе барлыкка килә һәм аның гаиләсе шул кыйммәтләрне дәвам итә. Туган ил - ул гаилә, нәсел, халкың белән бәйле урын. Киресенчә дә була ала: үз тамырларыннан һәм гореф-гадәтләрдән аерылу кешенең, үзенә якын булган мәдәниятне  һәм үзен җуеп, Ватанга карата мәхәббәт хисен югалтуына китерә», - дип белдерде Мөфти, беренче чираттагы бурыч булып үсеп килүче буында туган илгә мәхәббәт тәрбияләү торуын билгеләп үтте.

"Без күпмилләтле һәм күп динле илдә яшибез. Россиядә бер генә милләт тә башка милләтнең кыйммәтләренә каршы килми. Барлык традицион диннәр - ислам, православие һәм иудаизм - бер илаһлыкка нигезләнгән һәм үзләренә иярүчеләрне, әхлакка һәм барлык кешеләрнең, милләтенә карамастан, уртак бабасы Адәм (галәйһи сәлам) булуына өйрәтә. Шуңа күрә Россиянең төп халыкларының монда аларның традицияләренә бернинди дә куркыныч янамый һәм аларга беркем дә һөҗүм итмәячәк дигән хис белән яшәве мөһим. Чөнки бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы Россия милли республикалары сугышчыларына үз мәдәниятен һөҗүмнән саклау теләге дә этәргеч бирә. Ә мәктәпләрдә хиҗабларны тыю очраклары моны юкка чыгара. Солдатлар үз гаиләләренең тылда имин икәнлеген белергә тиеш: аларның хәләл җефетләре, апалары һәм кызларының башларыннан беркем дә яулыкларын тартып төшермәячәк һәм шулай итеп аларның намусын рәнҗетмәячәк», - диде Камил хәзрәт.

Татарстан Мөфтие фикеренчә, икенчедән, хәзерге вакытта Газәдәге фаҗига җирлегендә Россиядә милләтара татулыкны саклау өчен мөселманнарга Фәләстыйнгә ярдәм итү мөмкинлеге бирү мөһим. "Татарстанда, башка төбәкләрдәге кебек үк, халыкны санкцияләнмәгән чаралар оештыруга этәрергә тырыштылар. Әмма республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Газәгә гуманитар ярдәм оештыру йөкләмәсе бирүе аркасында халык арасында ашкынуны бетерү мөмкин булды. Берничә көн эчендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә халыктан 35 млн сумнан артык акча килде. Россия мөселманнары өчен дин кардәшләребезгә ярдәм итү мәсьәләсе шулкадәр кискен тора!” - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Шунысы да мөһим, Камил хәзрәт түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын конфессияара сәясәт өлкәсендә даими рәвештә тырышлык куярга кирәклегенә юнәлтте. "Татарстанда динара сәясәтне гамәлгә ашыру тәҗрибәсеннән чыгып, мин шуны әйтә алам: яхшы күршелек мөнәсәбәтләре көндәлек эш алып баруны сорый. Төрле дин вәкилләренең килешеп яшәве - ул бер тапкыр үткәрелә торган чара яки елга бер тапкыр Халыклар бердәмлеге көнендә халыкка мөрәҗәгать итү түгел. Без Татарстанда көн саен бердәмлек һәм татулыкның мөһимлеге турында сөйлибез! Без бер-беребезне хөрмәт итү һәм халыкларның аңлашып яшәвенең уртак Ватаныбыз кебек күпмилләтле дәүләт өчен иң югары кыйммәт икәнлеген аңлатабыз. Толерантлык бер яклы гына түгел, ә ике якта да булырга тиеш. Россия җәмгыяте таркалган очракта, чәчәк ату һәм социаль-икътисади иминлеккә ирешү мөмкин түгел. Илебезнең көче, һичшиксез, милләтләр, максатлар, уй-фикерләр бердәмлегендә генә», - дип ассызыклады Татарстан Мөфтие, үз чыгышын йомгаклап.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана