Балтач районында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

12 ноябрь 2023 ел 16:24
Балтач районында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 28нче көнендә (12нче ноябрьдә), Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында яңартылган мәчет ачу тантанасы узды.

Мәчет ачылу уңаеннан Балтач районы мөселманнарының сөенечен бүлешергә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов кайтты. Ул барлык катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде, район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәткә, шулай ук мәчетне төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен, шулай ук нәсыйхәтләрен җиткерде, мәчетнең киләчәктә дә нәтиҗәле эшләвен теләде. Әлеге тантанада катнашучылар арасында шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. кайткан кунаклар, иганәчеләр, авыл халкы бар иде.

Илфар хәзрәт Хәсәнов мәчетне төзекләндерүдә катнашкан иганәчеләр Финат Мөхәммәдиевка, Илнур Әхмәтҗановка, Наил Сафиуллинга һәм 1996нчы елдан имам-хатыйб булып эшләүче Ирек хәзрәт Әхмәдуллинга Нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды.

Гыйбадәт йорты 1995-1996нчы елларда төзелгән. 2021-2023нче елларда мәчетне яңарту һәм төзекләндерү эшләре алып барылды: түбә һәм манара, фундамент яңартылды, түшәм һәм идәннәр алыштырылды, тәһарәтханә булдырылды, җылыту системасы алыштырылды. Мәчеттә балаларга дини дәресләр бирү оештырылган. Авыл кечкенә булуга да карамастан (70ләп хуҗалык бар), ел әйләнәсе 5 вакыт намазга дистәгә якын кеше йөри. Рамазан аенда ифтарлар үткәрелә. Мәчетнең сыйдырышлыгы – 70-80 кеше.

Төзекләндерү эшләре иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән башкарылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана