Мөфти Фәләстыйн студентлары белән очрашты

15 ноябрь 2023 ел 10:29
Мөфти Фәләстыйн студентлары белән очрашты

Рабигыль-ахыр аеның 30нчы көнендә (14нче ноябрьдә), Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең төрле югары уку йортларында белем алучы Фәләстыйн студентлары белән очрашты. Очрашуда барлыгы 18 укучы егет катнашты, аларның 10сы Газә секторыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда барлыгы Фәләстыйннан килгән 33 кеше яши, шуның 26сы – студент. Алар Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.

Фәләстыйн һәм Газә секторы студентлары белән очрашуда шулай ук “Татарстан Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Тимур Кадыйров, Мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов һ.б. катнашты.

Очрашу Коръән-хафиз Абдур-Рахман Саиф Асри тарафыннан Коръән аятьләре уку белән башланды.

Алга таба очрашуга килгән һәр студент үзе һәм туган җирдә яшәүче якыннарының хәл-әхвәле белән таныштырды. Алар гуманитар ярдәмне оештыру һәм җыю башлангычы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Татарстан мөфтияте җитәкчелегенә, кайгы-хәсрәтле көннәрдә ярдәмгә ашыккан, хәл белешкән, ярдәм тәкъдим иткән татарстанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Камил хәзрәт очрашуда катнашкан студентларның гозерләрен тыңлады, алга таба “Зәкят” фонды белән бергәлектә ярдәм оештыру күздә тотыла. Фонд тарафыннан һәрбер студентның яшәү шартларын, мохтаҗлыгын өйрәнү планлаштырыла. Берничә көннән Газә секторында тулысынча электр бетү куркынычы килеп баскан, ә бу исә туган җир белән элемтә өзелүгә китерәчәк. Шулай ук Казан вузларында түләп укучылар өчен ярдәм кирәк булуы бар. Студентлар укудан буш вакытта эшкә урнашу мөмкинлеге турында белеште, Фәләстыйн һәм Әл-Әкса мәчете тарихы буенча телевидение тапшырулары, вәгазь кичәләре оештырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, мөфтият мәйданчыгында мөселман яшьләре белән төрле тематик очрашулар оештыру мөмкинлеге каралды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана