Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Татарстан мөфтие резиденциясендә булды

15 ноябрь 2023 ел 17:26
Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Татарстан мөфтие резиденциясендә булды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 1нче көнендә (15нче ноябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге яңа Генераль консулы Угур Йылмаз булды. Мөфтияттә аны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Генераль консулның визиты танышу характерында узды.

Исегезгә төшерәбез, Угур Йылмаз үз вазифасына 2023нче елның 1нче октябрендә кереште.

Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа генераль консулны ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, Татарстанда ислам үсеше һәм бай дини мирас белән таныштырды, алып барылган эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде, алар арасында – Коръән өйрәнү, уку-укыту, нәшрият эше, хәләл сертификацияләү, киң социаль эшчәнлекне әйтеп үтәргә мөмкин.

Консул шулай ук Ислам мәгарифе тарихы һәм татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре, мөфтиятнең татар-мөселман мәдәниятен саклау тәҗрибәсе турында да белеп китте.

Соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә, очрашуда шулай ук Газә Секторы турында да сүз барды, җитәкчеләр Фәләстыйндагы хәлләргә борчылуын белдерделәр, кан коюларның тиз арада тукталуын теләделәр.

Очрашу ахырында истәлекле бүләкләр алмашу булды. Камил хәзрәт консулга Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана