Татарстан мөфтияте вәкилләре яшь гаиләләр проблемалары буенча түгәрәк өстәлдә катнашты

23 ноябрь 2023 ел 10:17
Татарстан мөфтияте вәкилләре яшь гаиләләр проблемалары буенча түгәрәк өстәлдә катнашты

Җөмәдәл-әүвәл аеның 8нче көнендә (22нче ноябрьдә), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында “Яшь гаилә: хәзерге заман проблемалары һәм хәл итү юллары” темасына түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм дини оешмалар вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.

Айгөл Биктимирова ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге ислам диненә кагылышлы белемнәрне халыкка һәм үсеп килүче буынга җиткерүгә юнәлдерелгән дип искәртеп, мәчет каршындагы курслар, “Ислам. Беренче адымнар” проектлары турында сөйләде. Балаларны гаиләдә тәрбияләү, Ислам педагогикасы, ислам уку йортлары һәм аларда үткәрелгән төрле тәрбия чаралары гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгәнлеге хакында тәфсилләп җиткерде. Ул республикада яшьләр өчен зур мөмкинлекләр тудырылуын: ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ел саен үткәрелә торган форумнарның яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, ә берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирүен искәртте. Айгөл ханым шулай ук “MislimMol” мөселман яшьләр хәрәкәтен, “Яшь килен” проектын тәкъдим итте.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин исә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Исламда яшь гаиләләрнең урынын билгеләп үтте, күп кенә хәдисләр китерде. Рөстәм хәзрәт “Гаилә” мәчетендә гаилә институтын саклап калу буенча киң кырлы эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтте. Мәсәлән, 2013нче елдан биредә халык арасында киң популярлык яулаган гаилә дәресләре уза.

Фото: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана