Татарстан мөфтие World Halal Summit ачылышында чыгыш ясады

24 ноябрь 2023 ел 10:07
Татарстан мөфтие World Halal Summit ачылышында чыгыш ясады

Җөмәдәл-әүвәл аеның 9нчы көнендә (23нче ноябрьдә), Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 9нчы Бөтендөнья хәләл саммитын (9th World Halal Summit) ачу тантанасында чыгыш ясады. Әлеге чара 23-25нче ноябрь көннәрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә уза.

Мөфти саммитта катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде һәм беренче чиратта Израиль тарафыннан җәберләнүгә дучар булган Фәләстыйн халкының тирән кайгысын бүлеште. Соңыннан Мөфти хәләл индустрия үсеше һәм Татарстанда HalalLifeStyle концепциясен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Татарстанның мөселман инфраструктурасы – илдә иң зурларның берсе. Биредә мең ярымнан артык мәчет, сигез мәдрәсә, бер ислам университеты һәм бер институт, Болгар ислам академиясе урнашкан. 2019нче елда ТР Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасында “Хәләл – тормыш рәвеше” концепциясе эшли башлады”, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Үзенең чыгышында мөфти Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты эшчәнлеген югары бәяләде, аны Россиядә хәләл өлкәсендә сертификацияләү буенча иң принципиаль һәм күп профильле органнарның берсе, чит ил коллегаларының ышанычын яулаган учреждение дип атады.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда ислам финанслары үсеше мәсьәләсенә дә тукталды. 1нче сентябрьдә Россиядә сынау рәвешендә ислам финансларын кертү белән бәйле закон үз көченә керде. Аны гамәлгә ашыру өчен өчен дүрт төбәк сайлап алынды. Эксперимент башланган вакытка Татарстанда ислам финанслары өлкәсендә бик күп проектлар эшләнде.

“Бүгенге көндә безнең республикада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре 7 финанс учреждениесе белән берлектә берничә банк продуктын - хәләл ипотека, дебет картасы, пай инвестиция фонды, лизинг, хәйрия иганәләре һәм пенсия тупланмалары фондларын эшләп гамәлгә кертте. Мөселман җәмгыятенең төп ихтыяҗларының күпчелеген канәгатьләндергән продуктлардан Татарстан халкы файдалана инде”, – диде Мөфти.

Алтмышлап ислам иле вәкилләрен җыйган Бөтендөнья хәләл саммиты дөньядагы иң зур чара булып исәпләнә – анда хәләл өлкә белән бәйле соңгы вакыйгалар һәм яңалыклар яктыртыла. Чараның максаты – хәләл индустриясе белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышуга корылган конференцияләр үткәрү һәм хәләл турында хәбәрдарлыкны арттыру.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана