Мөфти киңәшчесе «Себер – диалог территориясе» халыкара динара форумында катнашты

27 ноябрь 2023 ел 09:53
Мөфти киңәшчесе «Себер – диалог территориясе» халыкара динара форумында катнашты

23-24 ноябрьдә Томск шәһәрендә православие һәм мөселманнар диалогына багышланган «Себер – диалог территориясе» халыкара форум узды. Конференциянең пленар утырышы Томск дәүләт университетының фәнни китапханәсенең зур залында үтте.

Әлеге чарада Нәзарәтне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов тәкъдим итте. Ул, Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе турында сөйләде һәм Нәзарәт проектлары белән таныштырды. Салих хәзрәт шулай ук «Ислам һәм православиенең хезмәттәшлек тарихы» секциясендә «Ислам һәм православие: динара коммуникацияләрнең уңышлы практикалары» темасына чыгыш ясады.

Форумның төп максаты – ислам һәм православиенең хезмәттәшлеген һәм үзара бәйләнешен тирәнтен һәм һәрьяклап үстерү темасын ныгыту һәм үстерү; традицион кыйммәтләрне саклау буенча уртак тырышлыкны күрсәтү; дөньядагы җимергеч көчләргә каршы торуның нәтиҗәле механизмнарын эшләү; хәзерге заман таләпләренә һәм янауларына бергәләп җавап бирү.

Чарада Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур һәм Томск мэры Дмитрий Махиня, РФ Президентының Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Дмитрий Колозин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, Мәскәү шәһәре мөфтие, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Томск һәм Асиновск митрополиты Ростислав, Томск өлкәсе Закон чыгару думасы рәисе Оксана Козловская, хакимият органнары, төрле дин әһелләре, дистәдән артык илдән галимнәр һәм экспертлар катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана