Казанда «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында бер автобус маршруты бушлай булачак

27 ноябрь 2023 ел 09:25
Казанда «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында бер автобус маршруты бушлай булачак

28 ноябрьдә «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында Казан автобус маршрутларының берсе бушлай булачак. 30 нчы маршрут автобусы (борт номеры – 704) иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр шәһәр халкын түләүсез йөртәчәк. Мондый бүләкне башкала халкына быел инде икенче тапкыр ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ясый.

30 нчы маршрут очраклы сайланмаган: ул шәһәрдә иң озын маршрутларның берсе санала һәм бу автобусларда халык һәрвакыт күп була.

Бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсенә «Благотворительный маршрут БФ «Закят» дип язылган язу куелган, ә автобус эче төсле шарлар һәм хәйриячелек турында банерлар белән бизәлгән.

Шунысы игътибарга лаек, 30 нчы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм саваплы гамәлләр башкару фазыйләтләре белән якыннанрак таныша алачак. Бу көнне шулай ук  qr-код буенча иганә кертү мөмкинлеге дә булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана