Истанбулда 9нчы Бөтендөнья хәләл саммиты тәмамланды

27 ноябрь 2023 ел 09:44
Истанбулда 9нчы Бөтендөнья хәләл саммиты тәмамланды

23-25 ноябрьдә Истанбулда 9 нчы Бөтендөнья хәләл саммиты һәм Halal Expo 2023 узды. Әлеге чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. Анда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников, шулай ук комитет күзәтчелегендәге берничә предприятие вәкиле керде.

25 ноябрьдә Камил хәзрәт Сәмигуллин пленар утырышны Коръән укып ачып җибәрде. Саммит кысаларында Аббяс хәзрәт Шляпошников хәләл индустрия вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты стенды күргәзмәгә килүчеләрне комитет эшчәнлеге һәм хәләл продукция җитештерүчеләр белән таныштырды. Алар арасында «Русский Мрамор», «Касымовский», «ЕЛМАЙ», «Акульчев» һәм башка ширкәтләр бар.

Бөтендөнья хәләл саммиты дөньядагы иң зур чара булып исәпләнә – анда хәләл өлкә белән бәйле соңгы вакыйгалар һәм яңалыклар яктыртыла. Саммитны Ислам илләренең стандартлар һәм метрология институты белән берлектә Төркиянең халыкара күргәзмәләр оештыру ассоциациясе оештырды. Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты әлеге институт белән хезмәттәшлек итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана